Татар теленә нигә «Ул бит үзебезнеке!» генә дип карыйбыз?!

Милләт язмышына битараф түгел кешеләрнең дә халәте төрлечә була. Борчылып, мөмкинлегеңчә көрәшеп тә берни майтара алмагач, төшенкелеккә дә бирелеп китәсең. Миңа гына кирәк­мени, кемгә кирәк инде ул, әй лә… ник кадалып китми шунда дигән уйлар да кереп чыга. Тик җаваплылык тойгысы барыбер үзенекен итә. Ничекләр генә үртәлеп, чәбәләнеп алсаң да, язмы­шың­нан ерак китәлмисең. Ә безнең язмыш – җаваплылык. Без бүген ниләр генә сөйләсәк тә, ниләр генә эшләсәк тә – халкыбыз алдында җаваплыбыз.

Сөенечле мизгелләр дә бар. Менә шул «әй лә…» дип йөргән чакларның берсендә Татарстан Президенты милләтебез, халкыбыз язмышына кагылышлы язма белән чыкты. Мин аны бик яратып кабул иттем. Яратып. Хөрмәт белән дә, өмет белән генә дә түгел. Ә яратып. Чөнки менә шундый фикерләр Президент дәрәҗәсендә күтәрелә икән, бу инде зур нәрсә. «Миңа гына кирәкмени? Кемгә кирәк инде?..» дигән шик- шөбһәләрне себереп ташлый торган нәрсә. Милләтебез, мәдәниятебез, туган телебез безнең барыбызга да кирәк.
Кирәклеген аңлаган чакларда да без бик бердәм булып бетәлмибез. Үз каланчаларыбызга, үз максатларыбызга һәм мөмкинлекләребезгә карап, төрле юллардан киләбез. Төрлечә тарткалыйбыз, төрлечә кыландырып карыйбыз. Бу бик начар түгелдер инде. Төрле фикерләр, төрле ысуллар тәкъдим ителергә тиештер. Тик әнә шул тәкъдимнәрне берләштереп, өйрәнеп, бүгенге чор өчен кулай булганнарын сайлап алучы, гамәлгә кертүче кирәк. Бездә ул әлегә бераз чамалы.
Милләтнең йөзен билгеләүче әйберләр күптер инде. Беренче карашка вак кына кебек күренгән нәрсәләрдән дә җыеладыр ул. Мин руслардан гына торган даирәдә булган чакта да: «Ты другой», – дип әйтүчеләр бар иде. Йөз дә урыстан аерылмый, сөйләшү дә әйбәт кенә… ә «другой»… Чөнки татар… Татар ул – каты куллы, нечкә күңелле кеше. Ул тәртип ярата, чиста булырга тырыша, тынгысыз, юкны бар итә, һәрнәрсәнең җаен табарга омтыла… Белмим инде, тагын әллә ниләр өстәргә мөмкиндер. Ләкин тел бар. Тел – милләтнең булмышын билгеләүче. Теле юк икән, милләт тә юк. Рус, инглиз, француз яки яһүд телле татарны күз алдына китерә аласызмы? Телең нинди – милләтең шул. Ләкин тел мәсьәләсендә дә без төрле юлларга кереп китәбез.
Авылның да теле бар…
Бер мәлне авылдагы бер дустымның өенә шалтыратам. Малае алды. Кечкенә инде ул, мәктәп баласы. Русча сөйләшә. Мин моңа өйрәнмәгән кеше буларак, инглизчәгә күчтем. Теге шырт та итми җавап бирә. Кызганыч, минем инглизчә генә чамалы, югыйсә сөйләшкән булыр идек. Инглиз теле белән ерак китә алмасымны уйлап, татарчага күчтем. Сөйләшә теге бала! Югыйсә ул әле бер класс та татар теле укыган кеше түгел.
Шуннан теге дуслар белән очрашкач, әлеге хәлне сөйләп бирдем. Болар гади генә карый икән:
– Рус теле ил буенча кирәк инде, инглиз теле – дөнья буенча. Өйрәтергә тырышабыз инде шуңа… – диләр.
– Ә татар теле? – дип сорыйм. Болар миңа сәерсенеп карый:
– Ул бит үзебезнеке!

Болар милләтче дә, гомумән, халкым, телем, дип йөри торган кешеләр түгел. Бу хакта барган бәхәсләрдән, шау-шулардан ерак торалар. Алар – җир кешеләре. Ләкин аларның үз аршыны бар – ул бит үзебезнеке.

Менә шундыйрак караш белән мин соңгы арада бик еш очрашам. Бу минем күңелдә өмет уята. Әдәбият,
сәнгать, сәясәт, гомумән, милләт темасыннан ерак торган кешеләр дә татар теленә «Ул бит үзебезнеке!» дип карый.
Болар, әлбәттә, авылның төшеп калган кешеләре түгел. Теге яки бу өлкәдә абруй казанган, авторитетлы кешеләр. Аларга карап башкалар да тырыша. Ә мин бер нәрсәне уйлыйм. Элек татар гаиләсендә ким дигәндә ике-өч тел белгәннәр. Ул бүген дә шулай. Татар ул бер тел белән генә яши алмый.
Урам телендә языйкмы?
Журналист Рәмис Латыйпов шундыйрак тәкъдим белән чыкты: урам телендә язарга кирәк, гади кеше ничек сөйләшә – шулай булсын. Берничә әңгәмәне шул рәвешле эшләп тә карадылар. Гади сөйләм теле белән, интервьюер ничек җавап бирә – шулай яздылар.
Бик матур килеп чыкмады. Ни генә әйтсәң дә, сөйләм теле белән язу теле – икесе ике нәрсә. Сөйләгәндә синең әллә нинди ярдәмчеләрең бар – мимика, кул ишарәләре, тавыш, тон, тембр, үз-үзеңне тотышың. Сүз белән әйтеп бетерә алмаганны шулар тулыландыра. Боларның берсен дә язу теленә күчереп булмый. Турыдан-туры күчергәндә, бик ярлы килеп чыга.
Мин Рәмис Латыйповны яхшы аңлыйм. Ул телдәге ясалма бизәкләрне, бер дә юктан сүз балалатуны яратмый. Дөрес эшли. «Мамыклы тел» дип безнең кайбер язу­чылар өч тиенлек фикерне ун кило мамык сыман күпертүгә барып җитә. Шуларны укыйсың-укыйсың да, бер кыска гына җөмлә белән әйтеп була бит, дип уйлап куясың. Язу теле образлы, кыска һәм аңлаешлы булырга тиеш. Мамык иләп, йон язып яткан кебек түгел. Мин үземнең эталоным итеп русларның «иди на хрен» дигән сүзен алам. Ачык. Аңлаешлы. Кыска. Образлы. Моны визуаль рәвештә күз алдына китерү өчен: «Каратист сугуы кебек», – дип тә өстәп куям. Әгәр күзәткәнегез булса, каратистларның һәр хәрәкәте матур. Бию шикелле. Ләкин көчле. Шул бер матур хәрәкәт кирпеч сындырырлык көчкә ия. Сүз дә шулай булырга тиеш. Ясалма рәвештә катлауландырырга кирәкми. Гадилектә зур көч бар. Ләкин мин урам теле, гади сөйләшү теле белән язу яклы түгел. Тел – зур нәрсә. Ул бик үк түбән төшәргә тиеш түгел. Ул халыкны үз артыннан ияртерлек көчкә ия булырга тиеш. Урам теленнән гади сөйләм теленә күтәрергә тиеш. Күтәрә дә ул. Туксанынчы елларда кулланышка җибәрелгән сүзләр бүген халык сөйләмендә ишетелә. Без күп вакытта: «Гади халык безне ишетми. Белми. Күрми. Күрергә теләми…» – дип уйлыйбыз. Алай түгел. Халык ишетә дә, белә дә, күрә дә… Тик эндәшми генә… Эндәшүе хаҗәт тә түгел. Ул үзе яратканны укый, үзе теләгәнне куллана. Без алар укырлык, алар кулланырлык әйберләр язарга тиешбездер.
Әдәбият – тел сакчысымы?
Әдәбият – телнең матурлыгын тапшыручы, дигән фикер бар. Бәлки, дөрестер дә. Шигърияттә, лирик прозада, мәсәлән, телнең матурлыгын тоеп була. Ә болай… Нәфис әдәбият дип аталса да, ул тел сакчысы түгел. Әдәбиятта тел кирәк кадәр генә кулланылырга тиеш. Мин моны ашка тоз салган кадәр генә дип билгелим. Телнең мөмкинлекләрен кулланып җитмәү дә, артык мул итеп куллану да әдәби әсәргә зыян итә. Әсәр ул ниндидер вакыйга турында сөйли. Тел анда шул вакыйганы тәэсирле итеп бирү максатыннан гына кулланыла.

Әдәбият сөйләм теленә якын булырга тиештер дип уйлыйм. Якын, әмма бераз югарырак. Халыкны ияртер дәрәҗәдә. Әмма үзе халыкка иярерлек хәлдә түгел. Хәер, монысы телгә генә кагылмый.

Әдәбият үзе (бөтен асылы белән) халыкчан һәм халыктан аз гына алдынгырак һәм югарырак булырга тиеш. Бүген безгә нәкъ менә шушы әйбер җитми. Бүген халыктан югары булу авыр. Чөнки ул күп нәрсәне белә, бөтен хәлләрдән хәбәрдар. Үзе белмәгәнне интернетка кереп карый, кирәкле мәгълүмат ала. Бүгенге укучыдан өстен булу өчен язучы бик нык тырышырга тиеш. Шуңа «дөнья әдәбияты» дигән нәрсә аз гына башка яссылыктан китте. Ул әдәбият булудан туктап, сервиска әйләнә башлады. Укучы таләпләрен канәгатьләндерү иң төп бурычына әйләнде. Төп бурычы – шул, төп максаты – күбрәк сатылу. Сатылуга корылган әдәбият әйбәт була аламы икән?

* * *
Шуңа күрә мин телебезне саклауны әдәбият, сәнгать өлкәсенә генә кайтарып калдырырга теләмим. Ул һәрберебезнең бурычыдыр сыман тоела. Малчылыкта эшлисеңме син, игенчелектә яки төзелештәме – мөһим түгел… Син шушы милләт кешесе икән, син үз асылыңны сакларга тиеш. Бу әманәт кебек тә бит инде. Ата-бабаң сиңа шул мөмкинлекне биргән икән, син аны дәвам итәргә бурычлы. «Ул бит үзебезнеке!»

Марат Кәбиров


Фикер өстәү