Әбиләр чуагы кайчанга кадәр дәвам итәчәк?

Казанда әбиләр чуагы атна ахырына кадәр дәвам итәчәк, дип фаразлый синоптиклар. Көннәр якшәмбе яки дүшәмбе салкынаерга мөмкин. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Казан федераль университетының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире профессор Юрий Переведенцев хәбәр иткән.

– Безгә чыннан да әбиләр чуагы килде: көндез һава температурасы – 20, ә төнлә 5 градус җылы. Гомумән, сентябрьдә уртача айлык температура нормадан 1,5 градуска югары булды. Явым-төшем нормадан ике тапкыр азрак, 24 мм чамасы яуды, – дигән әңгәмәдәш.
Юрий Переведенцев искәрткәнчә, әбиләр чуагы узган чәршәмбедә башланган иде һәм сигез көн дәвам итә, ә гомумән ике атнага кадәр диярлек сузыла. Россия синоптиклары октябрь аендагы температура да нормадан бер-ике градуска югарырак булачак, дип фаразлый.


Фикер өстәү