Алмаз Мирзаянов: «Иң яраткан укытучым – әнием иде»

Президентның да, җырчының да, сыер савучының да, инженерның да, космонавтның да әти-әнисе кебек кадерле тагын бер кешесе була. Ул – аның укытучысы. 5 октябрьдә хәреф танырга өйрәткән, мәктәп сабагын гына түгел, тормыш дигән имтиханга әзерләгән шушы һөнәр ияләрен бәйрәмнәре белән котлыйлар. Ә сез үзегезне укыткан укытучыларны хәтерлисезме? Хәзер укытучы һөнәренең абруе калдымы? Танылган шәхесләрдән шул хакта сораштык, мәктәп хатирәләрен яңарттык.

Алмаз Мирзаянов, алып баручы, җырчы:
– Минем әнием укытучы иде. Иң яратканым – шул. Әнием булганга гына әйтүем түгел, әмма аның дәресләрендә рәхәт иде. Миңа аның укытуы ошый иде. Сызым укытты ул. Бу дәрес тә күңелемә хуш килгәннәрнең берсе иде. Укытучылар көнендә мәктәп укучылары мөгаллимнәрен бер көнгә алмаштыра иде. Шул кызык иде безгә. Кемдер – мәктәп директоры булып сайлана, кемдер урынбасары булып билгеләнә… «Көзге бал» бәйрәмнәре белән дә хәтергә кереп калган мәктәп еллары. Ул вакытта һәр сыйныф үз стена газетасын, җиләк-җимеш, яшелчәләрдән бер почмак ясарга тиеш иде. Әле аны ай буе әзерлисең, башкаларга әйтмисең. Бер класс башкасында ниләр әзерләнгәнен белергә тырыша. «Көзге бал»да үзебезчә дискотека оештырып, биеп тә йөри идек. Сыйныфташлар белән өйдән алып килгән тәм-томнар белән җыелып чәй эчүләр бар иде. Хәзер дә бардыр инде ул, әмма мохите башка. Колхоз эшләрендә кайнашып үстек. Безнең чорда укытучыларга караш башка төрле булды. Аларны ярату-яратмауга карамыйча, барысын да хөрмәтли идек. Аларга каршы сүз әйтү турында уй да була алмый. Урамнан укытучы узасы булса, койма ярыгыннан гына карап калу гадәте бар иде. Без укытучылар бәдрәфкә дә йөрмидер дип уйлый идек. Укытучыларга рөхсәт ителгән әйберләр дә күбрәк булгандыр ул чакта. Такта чүпрәге дә «очып» килә иде. Акбурның миңа да «очып» килгәне булды. Тәртипле балага «очмый» инде алар, билгеле. Өй эшен эшләмәсәң, җелтерәтеп коридорга куып чыгаралар иде. Монысы безнең өчен бигрәк тә оят әйбер саналды. Әмма кем гаепле? Үзең гаепле! Элек әле таяк белән дә кыйнаганнар. Укытучыларның ул вакытта, бәлки, кәгазь эше азрак булгандыр.


Фикер өстәү