Дональд Трамп һәм аның хатыны коронавирус йоктырганнар

АКШ президенты Дональд Трамп һәм аның хатыны Мелания коронавирус йоктырган. Бу хакта news.mail.ru хәбәр итте.

«Бүген беренче леди һәм мин COVID-19га уңай нәтиҗә алдык. Без кичекмәстән карантинга китәбез һәм дәвалана башлыйбыз. Без моны бергә үтәчәкбез!» — дип язган ул Твиттерда.

Мелания Твиттерда ире белән өйдә дәваланулары һәм барлык очрашуларны вакытлыча кичектереп торулары хакында хәбәр иткән.


Фикер өстәү