«Найм» белән торганнарга акча ник юк?

Фатирыбызда «найм» буенча торабыз. Әмма счетыбызда бала акчалары күренми. Нишләп алай икән ул?

Ләйсән Шакирова.

Казан

 Татарстан Торак фондының матбугат үзәге җитәкчесе Гөлзада   Корчагина:

– Кайбер гаиләләр фатирда «найм» шартлары буенча яши. Алар аны социаль ипотекага алмаганнар. Бу очракта балалары тугач, дәүләттән күчерелә торган акча  (200 мең сум) аларның счетында күренми. Әгәр дә бу кешеләр биш елдан соң социаль ипотекага күчеп, фатирны сатып ала (выкуп) башлыйлар икән, бала акчалары исәпләнеп, счетларында күренә башлый.


Фикер өстәү