«Күрше авыл кызы мәктәпне саклап калды»

Бу һөнәр миңа якты дөньяга аваз салганчы ук язмышыма язылган. Әнием дә укытучы иде минем. Бала чакта яратып уйнаган уеным да «укытучы-укытучы» булды. Урындыклардан тезеп куелган «парталарга» курчакларымны җыеп утыртып, каршыларына басып укытучы образына еш керә идем.

Күңелем белән үткәннәргә еш әйләнеп кайтам… Мәктәп елларында «Үскәч кем булырга телисең?» дигән сорауга да, башка бер һөнәрне дә күз алдыма китермичә, горурланып, «Укытучы!» дип җавап бирә идем. Шул кечкенә чактагы хыялымны тормышка ашыру өчен, юллар мине Казан дәүләт педагогия университетына китерде. Укучылар алдына такта янына чыгып баскач, дәреслекне ничек тотарга кирәклегеннән алып, башлангыч сыйныф укытучысына кирәкле бик күп нәрсәләрне; һәр фәннең методикасын, педагогика һәм психологияне бик яхшы итеп өйрәткән укытучыларым алдында баш иясем килә минем. Беренче тапкыр дәрес биреп караулар… «Исәнмесез, балалар»дан, «сау булыгыз, дәрес өчен рәхмәт, балалар»га кадәр дәрес конспектын язып, аны методистка, аннан соң дәрес бирәсе классның укытучысына берничә тапкыр тикшерткәннән соң, мәктәпкә барып дәрес бирәсең, үз дәресеңә нәтиҗә ясыйсың, иптәшләреңнең дәресен анализлыйсың… Шушы күп катлы өйрәтүләрдән соң, дипломымны тотып, укытучы дигән исем астында горур атлап, Норма урта мәктәбенә кайттым. Мөгаллимлек хезмәтемне чит авылда, үзем белем алган мәктәптә башладым. Остазларым да шушы мәктәп укытучылары булды. Туган авылымда укытучы булып, тормышка чыккач эшли башладым. Көннәр, атналар, айларны исәпләп еллар ага… Шушы вакыт ташкыны эчендә көн дә иртә белән эшкә ашыгам. Сөенеп, күңелем белән укучыларым, хезмәттәшләрем белән сөйләшеп, хезмәт юлым башланган кадерле мәктәбемә таба атлыйм. Әйе, мин – укытучы! Бу сүз – минем өчен һөнәр генә түгел, барлык тормышым да.

Уйлап карасам, бөтен яшәвем, кызыксынуларым, аралашуым – барысы да шушы бер юлга барып тоташа. Уемда – гел укучылар, балалар, әкрен генә күтәрелгән куллар, өйдә кабатланган җаваплар, бергәләп тактада эшләгән күнегүләр. Күпме уйланып утырганым бар, ләкин үземне башка һөнәр иясе итеп күз алдыма китерә дә алмыйм. Чөнки, миңа, шул шук-шаян, самими, киң ачылган күзләрен өмет белән сиңа төбәп, синнән әллә ниләр көтүче балалар ошый. Аларны мин чын күңелемнән яратам. Димәк, йөрәгемне балаларга биреп мин ялгышмаганмын. Мәктәптә үземнең шәхси тормышымдагы борчу-мәшәкатьләремне, тормыш ваклыгыннан аруларымны уйламаска тырышам. «Тормыш проблемаларсыз, авырлыкларсыз булмас ул, барысы да җайланыр», – дип, оптимист булырга тырышам. Минем мәктәпкә бару юлым – адым. Гаилә, йорт мәшәкатьләреннән арынып, кәефне көйләү һәм уйланулар өчен бирелгән вакыт… Күз ачып йомганчы тиз уза ул. Үзеңнең шәхси проблемаларыңны мәктәп ишек төбендә калдырасың да, бусага аша күтәренке кәеф белән керәсең. Балаларның һәрберсе үз гаиләң кешесе кебек, һәркайсының үз характеры, үз көе… Һәркайсының кечкенә генә уңышы өчен дә сөенәсең, ә ялгышлардан саклап каласы килә. Әйе, укучыларымны шатландырып, күңелләрен күреп, ихласлыкларын сүндермичә, белемгә кызыксыну уятып, эшләргә дә эшләргә…. Кызганыч, авылда ике катлы мәктәп-бакча булса да, балалар кими бара. Әти-әниләр түгәрәкләр, шулай ук балаларын рус телендә укыту өчен күрше авыл мәктәбенә укырга бирә. Быел мәктәпнең язмышы кыл өстендә калган иде. Аны япмас өчен Пүскән авылында яшәүче әти-әни бик зур адымга барды. Норма мәктәбендә 3 нче сыйныфта белем алучы кызын кире кайтартты. Бердәнбер укучым – үзебезнең түгел, күрше авылдан килеп белем ала. Талия Садыйкованың яктылыкка, белемгә омтылуына сөенәм. Киләчәктә укучыларыма маяк булып, аларга остаз һәм киңәшче булсам, аларны ялгыш адымнардан саклап кала алсам, мин бик бәхетле. Ризаэддин Фәхретдин сүзләре белән әйтсәк, «Бала чакта алган тәрбияне бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас…»

Илназ Хәбибуллина
Балтач районы, Кили авылы


Фикер өстәү