Татарстанда 34 сыйныфта укытулар туктатылган

Татарстанда ОРВИ таралу сәбәпле, 34 сыйныфта укытулар туктатылган. Бу хакта Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе башлыгы Марина Патяшина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.

«Соңгы атнада 16 мәктәптәге 34 сыйныфта салкын тидереп авыручыларның артуы сәбәпле, укыту процессы туктатылды. Бу – Казан шәһәре һәм Баулы районындагы мәктәпләр», – дип искәртте белгеч.

Сентябрь аенда мәктәпләрдә ОРВИ билгеләре һәм температурасы булган 4440 баланы дәрескә кертмәгәннәр. Соңгы тәүлектә 114 укучыны белем бирү оешмасыннан өйләренә кайтарып җибәргәннәр. Узган атнада көн саен якынча 150 укучыны мәктәптән кире борырга туры килгән.


Фикер өстәү