Наданлык – фәкыйрьлекнең яманы: нефть безне «бозды»

«Күп белсәң – тиз картаерсың». Һәр шаяруда азмы-күпме җитдилек һәм дөреслек бар дисәләр дә, бу очракта ул нәкъ киресенчә. Күп белү, мәгълүмат кабул итеп, аны «эшкәр-теп» тору, китап белән дус булу, акыл хезмәте, кыскасы, башны даими эшләтеп яшәүнең гомерне озынайтуы билгеле. Ягъни, эштәге тимер тутыкмый. Монысы беренчедән. Икенчедән, белем һәм мәгълүмат – бүгенге дөньяның төп кыйммәтләре. Берсе генә булмаганда да кеше дә, ил дә заманнан, тормыштан артта кала.

Әмма ки кемнәргәдер без күгәргән, тутыккан килеш тә бик ярап торабыз икән бит әле.  Мәсәлән, барыбыз да белгән Жириновский Дума трибунасыннан кайчагында менә болай-рак сөйләнә (тәрҗемәсез китерәм): «В любом массовом образовании заложена революция. Чем больше высокообразованной молодежи, тем она опаснее для нас. Они будут свергать власть каждые 10 лет. Надо сдерживать образование, если мы хотим стабильности. Все правильно делал Николай I – на каторгу декабристов! Слишком образованные были русские офицеры…»

Хикмәт инде, ХХI гасырда парламентта тагын кайсы илдә шундый сүз сөйли алалар икән? Инкыйлаб теләмәсәң, имеш, халыкны наданлыкта тот. Бар дөнья гыйлемне алгарыш синонимы дип кабул иткәндә, югары мөнбәрдән мәгарифне, белемлелекне дәүләт дәрәҗәсендә тыеп торырга, авызлыкта тотарга өндәүне ничек аңларга?…

«Юрист улы»ның хакимият тирәсенә ияләшкән җитди көчләрнең рупоры икәне билгеле. Димәк, баш либерал-демократ әйткән постулат дәүләт сәясәтендә урын тапкан булырга да мөмкин. Фән, техника, технологияләр буенча Россиянең бүгенге артталыгын, ничә дистә еллар әзерне – Ходай әллә кайчан ясап, җитештереп куйган нефть, газны сатып көн күрүе-безне башкача ничек аңларга, аңлатырга? Әйе, алай яшәү җиңел, тик технологияләр, фән белән шөгыльләнмәгән илнең киләчәге юк. Фәнсез, алдынгы сәнәгатьсез теләсә кемнең иртәгесе – банан республикасы. Россиядә банан үсми, аның урынына – бездә «җир мае». Кайчагында, «кара алтын» Россиягә бүләк буларак бирелгәнме, әллә җәзамы, дип тә уйлап куясың. Нефть булмаса, без бәлки күптән яхшы автомобильләр, электроника, катлаулы станоклар җитештерергә өйрәнеп, дөнья базарына шуларны чыгарган булыр идек. Чимал безне «бозды».

Чималга корылган берьяклы икътисад яшәгәндә, заманча технологияләр тудырырлык белгечләргә, югары профессиональлеккә ихтияҗ зур була алмый. Белемсезлек һәм аннан-моннан гына йолкынган белем, Жириновскийны сөендереп, наданлыкның дилетантлык, һәвәскәрлек дип аталучы вариантларын тудыра. Андый очракта «кадрлар барысын да хәл итә», дигән кагыйдә дә ике аягына аксый.

Кадрлар җәһәтеннән, мин фәкыйрегезгә, мәсәлән, бүгенге югары белем бирү система-сын – мәктәп тәмамлаганнарның, шул исәптән аттестатлары шыплап «көчле өчле» белән тулыларның да «вышка» дип (югары гыйлемне кимсетә торган андый дивана сүз без укыганда булмау гына түгел, түләп уку, тупас әйткәндә, дипломны акчага сатып алу да юк иде), ишелеп вузларга керүен аңлау авыр. Дөресрәге, абитуриентларны әле аңларга була, тик белем системасын көйли белмәгән яисә теләмәгән югары кураторларны – юк.

Шул кадәрле «гыйлем» ияләре илгә, халык хуҗалыгына кирәкме? Алар дипломна-рында күрсәтелгән юнәлеш буенча чын белгечләр булачакмы? Ул һөнәрне яратачак-лармы? Киләчәктә үз эшенең остасы булып, җәмгыятькә файда китерәчәкләрме? Әлеге дүрт сорауның берсенә генә дә кистереп уңай җавап биреп булмый. Кайсыдыр фикер иясе: «Мең тиленең күмәк акылы бер акыллы кешенең ипле акылы белән тиңләшә алмас», – дигән. Безнең очракта «акыллы» сүзен – «белемле»гә, «тиле»не «надан»га алыштырырга мөмкин. Әлбәттә бюджет төркемнәрендә фән гранитын кимергәннәр, түләп укыган тәкъдирдә дә тырышып белем алганнар бар. Тик алар гына «һава торышы» тудыра алмый. Гомумән алганда сан түгел, ә сыйфат кирәк! Илдә ялган укымышлылык, псевдо-дипломнар, наданлыкны күрсәтмәс өчен гел башка өлкәдә эшләү гадәте – җыеп әйткәндә гыйлемлелек девальвациясе булмасын өчен. Теге яки бу ил, үзенең гыйлем системасын, фәнне җимерә, яисә тиешле югарылыкка менгерә алмый икән, ул, әллә аңлап, әллә аңламыйча, үзенең бәйсезлеген, суверенитетын да юкка чыгара. «Банан республика-сы» белән санлашмыйлар. Кайберәүләрнең «бөеклеге» дә плинтус түбәнлегенә төшәргә мөмкин. Бердәнбер «юаныч» – инкыйлаб тумый…

     Үзебездәге – татардагы гыйлем торышына тукталыйк. Россия эчендә яшәп, татар, әлбәттә, биредә формалашкан системадан, гадәтләрдән тулысынча йөз чөерә, белем системасын үзе теләгәнчә кора алмый. Әмма татарның элек-электән гыйлемгә, китапка, укуга мөкиббәнлеге бар. Нәкъ шушы сыйфат аның бүгенгәчә сакланган пассионарлыгын, энергетикасын, исәнлеген, республикабызның икътисади уңышларын тәэмин итә кебек. Гыйлемгә мәхәббәт безнең канда. Бу күркәм сыйфатны ныграк файдаланасы, ул китергән һәм китерәчәк әҗер, дивидендларын киләчәктә тагын да күбрәк итәсе иде. Яһүд милләтеннән булганнарның 65 проценты югары белемле икәнлеге мәгълүм. Гыйлемлелек турында «белешмә»ле түгел, нәкъ менә гыйлемле. 65 процентлы югары белемлелек – милләтнең ифрат та олы эчке потенциалы, яшәү көче ул. Татарда ул сан, язуларынча, 25 процент чамасы. Әлеге санда, әлбәттә, күпмедер дипломлы наданнар да бардыр. Безгә андыйлардан арыну һәм әлеге процентны күтәрү мөһим. Гыйлемле милләт югалмый. Республикада хәзер полилингваль урта белем системасы тормышка ашып килә. Ул кирәк. Тик алар ишәеп киткән очракта да милли университетсыз барыбер булмый. Безгә андый уку йортын булдыру юлларын тагын бер кат барлап чыгасы түгел микән? Милли яңарыш, киләчәк, дигәндә һаман да «җепшеклек», һава торышы җылынуын көтеп, чәчәк атарга тилмергән бөре халәтендә калу дөрес түгел ул…

Пәйгамбәребез безгә гыйлемгә бишектән алып ләхеткә кадәр омтылырга кушкан. Бу бик аңлашыла. Аң-белемле, мәгърифәтле булудан да күркәмрәк сыйфат бар микән адәм баласы өчен. Ул гына да түгел, миңа калса, кеше, үзе яшәгән җиһанны чын-чынлап аңларга тели икән, белемне бер юнәлештә, тар белгечлек рамкаларында гына түгел, ә булдыра алган чаклы киң, энциклопедик масштабта үзләштерергә дә омты-лырга тиеш. Шулай булганда дөнья да яктырак, офыклар да киңрәк, җирдә яшәүләре күпкә күркәмрәк, кызыграк, кеше үзе дә чистарак, кешелеклерәк була.

Наил Шәрифуллин


Фикер өстәү