40 елдан урман булачак: көзге агач утырту дәвам итә

Татарстанда Бөтенроссия «Урманнарны саклыйк» акциясе дәвам итә. Көзге урман утырту акциясен 25 сентябрь көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлады. Ул Балык Бистәсе районының Кызыл Йолдыз урманчылыгында нарат үсентеләре утырткан иде. Республиканың күп кенә район-авылларында бу эш әле дә дәвам итә.

Шушы көннәрдә бу чарага Татарстанның Иҗтимагый палатасы вәкилләре дә кушылды. Хәзер алар истәлеге булып Биектау районының Чернышевка авылы янәшәсендәге аланлыкта нарат һәм чыр­шылар үсәчәк.

– Агач утырту эшеннән читтә калмаска булдык. Көннәр бигрәк матур тора. Без язын утыртып, үсеп китә алмаган үсентеләрне яңаларына алыштырдык. Әле язын да шушы урынга килеп, тагын агач утыртырбыз дип сөйләштек, – диде Иҗтимагый палата рәисе Зилә Вәлиева. – Үзебез белән яшьләрне дә алдык, коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләре дә килде. Яшәгән җирнең чисталыгы, һавасының сафлыгы үзебездән тора. Матур агачлар үсеп утырган җирдә ял итү дә рәхәт бит.

Әлеге чарада «ЧИСТАБУЛАЧАК» оешмасы җитәкчесе Диларә Сатикова да бар иде.

– Без утырткан үсентеләр 40 елдан урманга әйләнәчәк. Һава шартлары уңайлы булганда, агач утырту дәвам итәчәк. «Урманнарны саклыйк» акциясендә катнашырга теләк белдерүчеләр күп. Соңгы елларда кешеләрнең табигатькә карашы үзгәрде. Без моңа бик шат, – ди ул.

Халыкның үзгәрүе турында Биектау урманчылыгы җитәкчесе Марс Мусин да горурланып сөйли:

– Элек бөтен эшне урманчылар белән мәктәп укучылары башкара иде. Хәзер балаларны эшләтергә ярамагач, бар эш урманчыларга гына калды. Тик бергәләп эшләсәң, эш нәтиҗәсе дә тизрәк күренә бит. Безгә килеп агач утыртырга булышучыларга рәхмәттән башка сүз юк.

Аның сүзләренә караганда, Татарстан урманнарында безнең климатка туры килүче барлык агачлар да үсә. Тик урынын белеп утыртырга кирәк, ди ул.

– Һәр агачның үз көе бар. Нарат комлы җирдә үссә, каен өчен кара туфраклы урын кирәк. Утыртканда урынын алдан сайлыйбыз. Үсентеләргә килгәндә, аны безгә Матюшино питомнигыннан китерәләр. Җимеш агачларына караганда, яшеллек бирүчеләрне күбрәк утыртабыз, – ди Марс Мусин.

Шәһәр яны урманчылыгы җитәкчесе Илнур Кәшәфиев көз утырткан агачлар яхшырак тамыр җибәрә дигән фикердә.

– Агачның үсеп китү-китмәве туфракка бәйле. Көз утырткан агачлар яхшырак китә. Без урман фондына гына түгел, буш яткан җирләр, яр буйлары, чокыр- чакырларга да үсенте утыртабыз, – ди ул. – Пандемия вакытында да утырту эшләрен туктатмадык. Саклык чараларын исәпкә алып, күп кеше җыелмыйча гына, төркемнәр белән эшләдек. Шөкер, җитәрлек агач утыртылды. Әле туктарга исәп юк. Урманчының эше бетми аның. Орлык җыябыз, җирләрне чистартабыз. Әле менә урманга кергәч, күңел кителеп чыга. Соңгы вакытта кешеләр чүп­ләрен полигонга илтеп тормый, урманга ташлый башлады. Берничә төенчек кенә чүп булса, бер хәл, машиналар белән ташлап калдыралар. Күп вакытыбыз шуларны җыеп уза.

Республиканың иң яшел районы Нурлатта яше дә, карты да агач утыртканга сөенә.

– Әле шушы арада Фома авылында зур өмә ясадык. Агач утыртырга кемнәр генә чыкмады. Кечкенә балалардан алып әби-бабайларга кадәр бар иде. Соңгы елларда утыртырга үсенте сорап килүчеләр дә күп. Без аларны бушлай бирәбез. Быел мәктәп коллективлары, балалар бакчалары сорап алды. Бер мәктәптә беренче сыйныфка керүчеләрнең һәркайсына агач бирәләр. Алар аны утыртып, үз исемен язып куя, укып бетергәнче карап торачак. Балачактан ук табигатькә җылы караш әнә шулай тәрбия­ләнә бездә, – ди Нурлат урманчылыгы җитәкчесе Рөстәм Галиев. – Кәлшәләр дә җитәрлек. Теләге булган бөтен кешегә бирәбез. Иң мөһиме – утыртсыннар гына. Авылда яшәүчеләр дә бик актив. Шәһәрдәгеләр парклар, скверлар өчен дә сорап киләләр. Бездә күбрәк нарат, имән, чыршы утыртыла.

Нурлат урманчылыгының урман фонды 90 мең гектар җирне тәшкил итә. Рөстәм Галиев аның киләчәктә тагын да зураясына өметләнә.

САН

10 ел эчендә Татарстанда 6,5 мең гектар мәйданда
25 миллион данә агач утыртылган. Өмәләрдә 435 мең кеше катнашкан. Быел «Урманнарны саклыйк» акциясендә 1 миллион 200 данә агач утыртылган.

 


Фикер өстәү