Психолог Марсель Сүлтиев: «Әти-әниләр балаларын бәхетле итү өчен акча сарыф итәргә әзер түгел, әгәр берәр авыру тапсалар, кредитка чумарга әзер»

Балага беркемнең дә кулын күтәрергә хакы юк, аны җәберләгән кеше җәзасын алырга тиеш. Гаиләдә кимсетү очракларына каршы көрәшүче психолог-юрист Марсель Сүлтиев әнә шулай ди. Аның белән ничек яхшы әти-әни булырга дигән сорауга җавапны бергәләп эзләдек.

:: Марсель әфәнде, китабыгызны укыгач, үзегезнең дә балачак бик үк җиңел булмаганын аңладык…

– Бала – тормышта иң кадерле кеше. «Дөнья бала күзлегеннән, яки Ничек яхшы әти-әни булырга?» дигән китапны әти-әниләргә ярдәм буларак яздым. Анда яхшылык эшләргә өндәмим, тик начарлык кылмаска чакырам. Балаларны дөньяны ничек кабул итүе турында яздым. Әти-әниләрнең ул-кызларын матди яктан гына тәэмин итеп калмыйча, тулысынча бәхетле итүләрен телим. Үземнең тормышымнан да мисаллар китердем.

Мине шәхес итеп кабул итмичә, түбәнсетеп тәрбияләделәр. Тормышымда ниләр генә майтарылмады. Шулкадәр газаптан соң мин тормышта иң бәхетсез кеше бу­лыр­га тиеш идем. Явызлык, түбәнсетү, гаделсезлекләргә җавап таба алмадым. Никадәр генә авырлыкларга түзсәм дә, әти-

әниемә барыбер рәхмәтле. Югыйсә тиранлык турында хезмәтләрне яза алмас идем. Әти-әнием – зыялы кешеләр. Әнием – табиб, ул шактый кешеләрнең гомерен саклап калган. Әтиемне дә бик яхшы кеше буларак беләләр. Мин тугач, әти-­әни шок кичергән, чөнки төрле чирләр белән авырганмын. Әни ялварып Аллаһы Тәгаләдән савыгуымны сораган. Ул аның теләкләрен ишеткән, терелгәнмен. Берничә елдан ул: «Юкка терелгәнсең, үлгән булсаң», – дип каргый башлады. Миңа һәр көнне «аларны бәхетсез иткәнмен» дигән сүзне ишетергә туры килде. Әти-әниемнән бик нык курка идем. Берсендә кунакка баргач, табындагы торттан күземне ала алмый утырган өчен өйгә кайткач, әти типкәләде, әни чәчтән өстерәде. Янәсе, аларны башкалар алдында хурлыкка калдырганмын. Кулларына нәрсә эләксә, шуның белән кыйнадылар. Сәламәтлегем берәүне дә борчымады. Тешне бары шешеп чыккач кына дәваладылар. Киемне ертылып беткәч кенә ала иделәр. Өй эшен эшләргә өстәл булмады, бу урын чүп савыты янында иде. Әкиятләр бик ярата идем, кимсетүләрдән җаныма дәваны шулардан таптым. Тырышып укыдым. Берсендә әтидән мәсьәлә чишәргә булышуымны сорагач, ярты сәгатьтән артык кыйнады. Сукыр эчәгем авырткан килеш кирпеч ташыдым. Бер кагыйдә буенча яшәдем: «Мине үтермәгән бар нәрсә көчле итә».

:: Коточкыч вакыйгалар турында сөйлисез…

– Тормышта әти-әниләр бу хаталарны кабатламасын, балаларын ярата белсеннәр иде. Теләгем шул. «Җәннәт – аналар­ның аяк астында» дигән хәдис бар. Күп кенә кешеләр моны балалар өчен аталган дип уйлый. Юк, бу аналарга багыш­лан­ган. Әниләр ярату аша сабыйларын бәхетле итәргә тиеш. Без улыбызны 13 ел буе көттек. Аңа, Аллаһ бүләге дип, Сәлә­хетдин исемен куштык. Тормыш иптәшем белән аңа бер тапкыр кычкырганыбыз да, сүккәнебез дә юк. Бала безгә әти-әни булу бәхетен бирде.

:: Психологлар еш кына, тыелган җимеш татлы була, дип кабатларга ярата. Бу чыннан да шулаймы?

– Бүген әти-әниләр балаларыннан өстен булырга тырышып, барысын да тыярга, аның теләген тормышка ашыру өчен акча сарыф итмәскә тырыша. Моның ныг­рак тыйган саен тискәре йогынтысы күбрәк булачак.

Бер кыз өендә баллы әйбер ашарга ярамавы турында сөйләде. Ул әти-әнисе ашарга дип биргән акчасын «сгущенка»га җыя. Көн саен тәнәфестә 250 грамм «баллы сөт» ашый. Бу зыянмы, әллә файдамы? Кәнфитне көн саен аз-азлап бирү яхшымы, әллә һәр көн саен шуның кадәр «сгущенка»ны ашаумы? Танышларга кунакка барганда күчтәнәчкә зефир алган идек. Балалар аны күрүгә качып ашарга тотынды. Әниләре дөрес тукланырга куша икән. «Балалар баллы әйбер яратмый», – дигән була. Моның белән килешмим, аны барысы да ярата. Теләгән ризыкларын туйганчы ашасыннар. Сәләхетдин бөтенесен татып карады. Беренче көннәрдә чупа-чупсны рәхәтләнеп ашады, аннан теләге кими барды. Өстәлдә кәнфит өелеп тора, Сәләхетдиннең хәзер аңа исе дә китми. Бу гына түгел, телефон, планшет һәм башка нәрсә белән дә шулай.

:: Балага күбрәк акча сарыф иткән саен алар узынып, иркәләнеп бетмиме соң?

– Балалар һәрвакыт чагыштырырга ярата: Кәримдә яхшы телефон бар, миндә юк… Алсуның курчагы икәү, ә минеке берәү генә. Әти-әниләр, без ул әйберне ашамыйча да, кимичә дә яшәдек әле, сез дә яшәрсез, диләр. Бу – көнчелек. Без балаларыбыз үзебездән яхшырак булсын дип яшәргә тиеш. Улыбызга компьютер уены алдык. Ул аңа шушы яшьтә нәрсәгә, анда барыбер уйный белми бит! Сәләхетдин аның барлыгын күрсен, кимсенмәсен өчен алдык. Күрше малае кереп, аннан аерыла алмый, безнекенең исе дә китми, чөнки ул анда бар. Әти-әниләр еш кына балаларына акча кызгана. Иң мөһиме – ашарга җитсен. Кызлар икенче курчак сорый икән, аны, бер курчагың бар бит, дип ачуланалар. Нигә әти-әниләр үзләре бер төрле генә ботинка киеп йөрми? Икенче пар аяк киеме нәрсәгә? Икенче сәгать кирәкмәсә, икенче фатир да кирәкми дигән сүз. Иң куркынычы: әти-әниләр балаларын бәхетле итү өчен акча сарыф итәргә әзер түгел, әгәр берәр авыру тапсалар, кредитка чумарга әзер. Хәсрәткә акча бар, бала сораганга – юк. Планшетта да түгел хикмәт, баланың әти-әнисенең аның өчен акча кызганмавын тоюда. Безнең дә акча ташып тормый, аны җыябыз, акцияләр эзлибез.

:: Әти-әниләр тумас борын балаларына телефон тоттыра, бакчага да шуны муенына тагып җибәрә дип сүгүчеләр бар. Аны 3 яшькә кадәр бирергә ярыймы?

– Ярый, әмма моның өчен вакытны бүләргә кирәк. Башта файдалана белергә өйрәтик. Көйсезләнгән өчен телефон тоттыруны хуп­ламыйм. Сәләхетдингә телефонда күпме кирәк, шуның кадәр уйнарга рөхсәт иттек. Әллә ике тәүлек уйнады шунда. Аннары туйды. Бала үзе теләп бизәрлек булсын. Кайбер әти-әниләр ярты сәгать дип вакыт билгели. Ул тиздән тартып алачаклар, дип борчылып, уйнарга өлгермичә дә кала. Бу аның психикасын какшата. Әгәр бала туйганчы уйный икән, анда телефонга бәйлелек булмаячак.

:: Бүген әти-әниләр дә, укытучылар да, замана балалары ишетми дә, күрми дә, дип зарлана. Балалар үзгәрдеме?

– Балалар ишетми, күрми дип әйтеп булмый. Барысын да истә калдыра: Сәләхетдингә бер яшь тә тулмаган иде әле. Аңа ике бармакны күрсәттем дә кытыкладым. 4 яшь тулгач, шушы мизгелне искә төшерергә булдым. Ике бармакны күрсәтүгә, кагылмас борын ук, кытыгым килә, дип көлә башлады. Аның аңы шушы хәрәкәткә тәэсирне искә төшергән.

Берсендә телефон аша улым белән урамда булган хәлне сөйлим. Икенче бүлмәдә телевизор тавышы, Сәләхетдин уйнап утыра. «Юк, әти, алай булмады, башкача булды бит», – дип кычкырды. Әгәр балалар гадәти сөйләшүне ишетсә, аңласа, әти-әниләр ничек балалар гауганы, бәхәсләшүне аңламый дип уйлыйлар. Тискәре хисләр бала психикасын җимерә.

Күпләр, баланы тәрбияләргә кирәк, диләр. Тәрбияләргә кирәкми, үзеңне тәрбияләргә кирәк. Нәрсә генә эшләсәгез дә, ничек кенә тәрбияләсәгез дә – балагыз барысын да сездән күчерәчәк. Өйдә хәзер сирәк аралашалар. Аралашканда гына теләгән сорауларга җавап табып була.

:: Әти-әниләр бала тәрбияләү алымнары белән кызыксынамы? Әллә тормышта үз җае белән барамы?

– Бик кызык: әти-әниләр тәрбияләргә һәм ачуланырга кирәк икәнен яхшы белә. Тәрбия дигәндә, контроль, акыл өйрәтү, тыю һәм башкаларны күздә тоталар. Әти-­әни­ләр­дән: «Ә сез үзегезне шулай тәрбияләүне теләр идегезме?» – дип сораганда, юк, дип каршы киләләр. Күпләр тыйган саен, яхшырак дип уйлый. Ялгыш фикер бу. Әгәр әти-әни баланың теләген, үтенечләрен исәпкә алмаса, бала аныкын алырмы? Еш кына, сабыйларны ничек дөрес итеп ачуланыйк, тыйыйк, дип сорыйлар. Ләкин берсе дә, ничек дөрес итеп яратыйк, дип сорамыйлар. Шундый фикер туа: алар дөрес итеп мактый белә, әмма ачулана белми. Урамда, комлыкта – кайда гына булсам да, әти-әниләрнең балалары белән үз-үзләрен ничек тотышын күзәтергә тырышам. Бер мисал. Мәктәптән кайт­канда, бер әни баласына кычкырыпмы-кычкыра. Кыз мескен йодрыкларын төйнәгән, тизрәк өенә ашыга. Бәлкем, кыз гаепледер. Ләкин кеше алдында ачуланганчы, өйгә кайткач, уртага салып сөйләшеп булмыймы икән? Еш кычкырып торсалар, бала үз эченә бикләнәчәк. Балалар әти-әниләреннән мең тапкыр яхшырак булырга тиеш. Бу – һәр әти-әнинең теләге. Ни өчен әти-әниләр шулай сукыр һәм чук­рак? «Минем өйдә минем кагыйдәләр буен­ча яшәячәксең», «мин кушканны эшләя­чәксең» дигән сүзләрне нигә әйтергә? Бала, әти-әни тыныч яшәсен дип, тизрәк өеннән китүгә сәбәп эзләячәк.

:: Әти-әниләрне балаларын җәберләүдән туктатып буламы?

– Балага кул күтәрүгә каршы мин. Бу – җинаять. Әгәр кемне дә булса җәберлиләр икән, тизрәк полициягә шалтыратырга кирәк. Гаиләдә балаларны җәберләүне булдыр­мас өчен махсус программа әзерләдем. Фикерләремне Президентка җиткерәсем килә. Моны балалар бакчаларыннан ук кертергә кирәк дип саныйм. Әти-­әниләргә махсус анкета тутырырга туры киләчәк. Әгәр әти-әнидән көн саен, балаңны кыйнамадыңмы, дип сорап, моның өчен җәза көткәнен искә төшереп торсалар, ул баласына башка беркайчан да кул күтәрмәячәк. Күпме әти-әни җавап­лылыктан качып, кеше күрми дип, балаларын өендә җәберли. Әти-әниләр баланың да кеше икәнен, җәмгыятьтә җавап­лы булуын, законнар белән яклануын аңласыннар иде. Әгәр балага үз хокукларыннан кулланырга, шатланырга ирек куймыйбыз икән, бу тиранлык дип атала. Үз намусыгыз белән гармониядә яшәгез. Намус һәрвакыт ничек эшләргә кирәклеген күрсәтер.

Сәрия Мифтахова

Редакциядән: Хөрмәтле укучыларыбыз, бу әңгәмә уңаеннан сезнең дә фикерләрегезне беләсе килә. Баланы ничек тәрбияләргә? Бу хактагы уй-фикерләрегезне редакциябезгә хат итеп, электрон почта аша юллый аласыз. Газетабызның Инстаграм һәм «ВКонтакте»дагы сәхифләре аша да элемтәгә керергә мөмкин.

Фото: Ильдар Мөхәммәтҗанов 


Фикер өстәү