Көзге каникулларның кайчан башланачагы билгеле

Казанда каникуллар 2-8 ноябрьдә булачак. Бу хакта Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбедә шәһәр башкарма комитетының Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов хәбәр итте.

Каникул вакытында өстәмә белем бирү оешмалары да эшчәнлеген туктатмаячак. 159 белем бирү оешмасында мәктәп яны лагерьлары эшләячәк.

Казанның мәктәп яны лагерьларының бердәм сменасы «Яшь гражданнар шәһәре» дип атала һәм анда 14 меңгә якын бала йөри.

Сүз уңаеннан: Мәскәү укучыларының бүгеннән ике атналык каникуллары башланды. Бу коронавирус белән авыру очракларын киметү өчен шулай хәл ителде.


Фикер өстәү