Бүген – укытучылар көне

Бөтендөнья укытучылар көне дөньяда 5 октябрьдә билгеләнә. Бәйрәм тарихы 1966 елдагы Парижда үткән «Укытучыларның җәмгыятьтә биләгән урыны» дигән җыендагы фикер алышуларга барып тоташа. Биредә ЮНЕСКО вәкилләре һәм Халыкара хезмәт оешмасы тарафыннан «Укытучы статусына кагылышлы тәкъдим»гә кул куела.

Россиядә Укытучылар көне 1994 елдан бирле үткәрелә. Албаниядә бу һөнәри бәйрәмне – 7 март, Аргентинада – 11 сентябрь, Бразилиядә – 15 октябрь, Кытайда – 10 сентябрь, Чехиядә – 28 март, Мексикада 15 май көннәрендә билгеләп үтәләр.

Барлык укытучыларны да һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Сәламәтлек, сабырлык, авыр һәм мактаулы эшләрендә уңышлар телибез!


Фикер өстәү