Казанда Илфат Абдрахмановны соңгы юлга озаттылар: «Ул үзен яраттыра белде…»  

Танылган диктор Илфат Абдрахманов 4 октябрьгә каршы төндә вафат булды.  17 ноябрьдә аңа  59 яшь  булыр иде…

Илфат Абдрахманов 1961 елның 17 ноябрендә Яшел Үзән шәһәрендә туа. Казан театр училищесын тәмамлый һәм 36 ел гомерен телевидениедә алып баручы һөнәренә багышлый. 1984 елдан «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясендә диктор булып эшли башлый, 2002 елдан 2017 елга кадәр «Татарстан – Яңа Гасыр» компаниясендә  иртәнге тапшыруларны һәм яңалыклар чыгарылышларын алып бара.  Гадәти булмаган тембрлы тавышы, зәңгәр экраннан теләсә нинди мәгълүматны җиткерә белүе өчен аны «Татарстанның алтын тавышы», «Телевидениенең алтын тавышы», «Татарстан Левитаны» дип атадылар.

Апасы  Фирая апа әйтүенчә,  Илфатны авыр хәлдә хастаханәгә алып киткәннәр. Аның шунда гомере өзелә.

Илфат Абдрахмановны белгән,  бергә  эшләгән хезмәттәшләре  аны бары тик якты сүзләр белән генә искә алалар. «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминов: «Илшат Абдрахманов безнең күңелләргә югары дәрәҗәдәге профессионал буларак кереп калды. Ул  бик яратып, белеп эшләде», – диде. Бүген безнең белән «Ватаным Татарстан»да эшләүче Риман абый Гыйлемхановның да  кайчандыр  аның белән телевидениедә  юллары янәшә булган.

– Илфат искиткеч тыйнак, тәрбияле, зыялы кеше иде. Ул беркая да кысылып йөрмәде. Аны бөтен халык яратты. Экранга чыккач та, кемнең кем икәне күренеп тора бит инде. Исәнләшергә дә,  коридорны тутырып,  ерактан  елмаеп килә иде ул. Беркемне дә игътибарсыз калдырмады. Шуның белән дә үзен яраттыра белде.  Иң мөһиме, Илфат – чын профессионал.  Эфирда мин аның бер генә хата җибәргәнен дә хәтерләмим.  Монда сүз хатасы турында гына бармый.  Һәр интонациясе дөрес куела иде аның.  Ул экранга  чыккач, дөньялар яктырып китә сыман тоела иде, – дип искә алды каләмдәшебез хезмәттәшен.

Илфат Абдрахманов белән күп еллар бергә эшләгән Рөстәм абый Нәбиуллин да шундый фикердә:

– Илфат эшен «Казан» студиясеннән башлап, шушы һөнәрнең бөтен нечкәлекләрен үзләштереп, чын мәгънәсендә Россия дәрәҗәсендәге профессионал булды. «ТНВ» каналының  алтын тавышы иде ул. Әнә шундый һөнәр иясе булганга,  хөкүмәт күләмендә уздырылган  чараларны, тантаналарны да даими алып барды.  Дәүләт эшлеклеләре белән бик еш Мәскәүгә дә йөри иде.  Ходай аңа сөйкемле кыяфәт тә, тамашачылар күңеленә үтеп керерлек ягымлы тавыш та биргән. Ул  татарны танытты. Илфат аша чит җирләрдә    Татарстан кешеләрен күз алдына китерәләр.

Социаль челтәрләрдә Илфат хакында  якташлары да бары тик җылы сүзләр генә җиткерәләр: «Ул, легенда булуына карамастан, бик гади, ачык кеше иде»,  «Әле ике ай элек кенә аралашкан идем. Кәефе бик күтәренке иде. Хәтта  ышанасы да килми», «Башкаларга ярдәм итәргә һәрвакыт әзер иде»…

Илфат Абдрахманов туган җирендә, Яшел Үзән шәһәре зиратында җирләнде. Аның белән хушлашырга туганнары, дуслары,  хезмәттәшләре килгән иде. «Казан нуры» мәчетендә җеназа укылды.

Мәрхүмнең  гаиләсенең, туганнарының  авыр кайгысын уртаклашабыз. Авыр туфрагың җиңел булсын, хөрмәтле хезмәттәшебез!

Фәния Әхмәтҗанова     


Казанда Илфат Абдрахмановны соңгы юлга озаттылар: «Ул үзен яраттыра белде…»  ” язмасына фикерләр

  1. Урыны жэннэттэ булсын! Лэкин шушы кешене » кешечэ» озата да алмады ТНВ. Кешене шулхэтле саннамау буламы икэн!? Илшат Эминовка оят!

Фикер өстәү