Быел сентябрь Россия тарихында иң җылысы булган. Һаваның уртача температурасы моңа кадәр иң эссе саналган 2016 елдан артып киткән.
Бүген һәм иртәгә исә Татарстанда яңгырлар көтелә. Ә аннан соң җылы һәм коры булачак, дип вәгъдә итә синоптиклар. Татарстан Гидрометеорология үзәгенә ышансак, атна ахырында безне 14 –19 градуслы җылы көннәр көтә.