Юто Хисияма Япониядә татар теле укыта башлаган

Япониядән егет Юто Хисияманың күптәнге хыялы тормышка ашкан. Ул Токионың чит телләр университетында татар теле укыта башлаган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Юто Хисияма 2014 елда Казанда үткәрелгән икенче Халыкара татар теле олимпиадасында Гран – при яулаган иде. Бу аңа Казан университетында уку хокукын бирде.

Юто үзенең Казан федераль университетында белем алу белән бик горурлана. Ул биш тел белә. Япон, татар, торек, башкорт, инглиз телләрендә иркен сөйләшә.

Юто Хисияма — Япониядә татар телен фәнни дәрәҗәдә беренче һәм җентекләп өйрәнүче бердәнбер япон галиме. Яшь егет татар теле буенча докторлык диссертациясе язды. Татарстанда да белем алды.


Фикер өстәү