Әзәрбайҗан – әрмән конфликты: кем хаклы да кем җиңә?

Үткән атнаның төп вакыйгасы, һичшиксез, Таулы Карабах тирәсендә төйнәлгән утлы конфликт булды. Дөнья җәмәгатьчелеге инде 1992 елда булган Хуҗалы (Ходжалы) геноцидын онытты. Ул чакта Әрмәнстан кораллы көчләре Әзәрбайҗанга һөҗүм итеп бик күп тыныч халыкны ерткычларча үтергән иде. Көчләнгән кызлар, күзләре чокып чыгарылган, колаклары киселгән, баш тиресе салдырылган мәетләр арасында 6 яшькә кадәрге балалар да булуы ул чакта акылы булганнарны тетрәндерде. Боларның россия­ле журналистлар теркәп калдырган документаль фактлары әле дә саклана. 1994 елда элекке ике совет республикасының канлы тартышуы әрмәннәр файдасына төгәлләнде: Таулы Карабах автономияле төбәгеннән башка тагын 7 Әзәрбайҗан районы яулап алынды, аларда яшәгән тыныч халык качакларга әверелде. Миллионнан артык кеше йорт-җирсез калды. Бу – шулай ук халыкара оешмалар тарафыннан теркәлгән факт. БМОның Әзәрбайҗан җирләреннән Әрмәнстан гаскәрләрен чыгару турында берничә резолюциясе бар, әмма Ереван аларны үтәмәде һәм үтәргә җыенмый да иде. Чирек гасырдан артык халыкара көчләр катнашында барган Баку – Ереван сөйләшүләре бернинди гамәли нәтиҗәгә дә китермәде. Чик буенда атыш­лар тукталмады. Быелгы җәйдә Әрмәнстан ягының Әзәрбайҗан җирләренә карап ут ачуы кыска вакытлы бәрелешләргә китерде. Ниһаять, Баку, Төркиянең сәяси ярдәменә таянып, яулап алынган төбәкләрен корал көче ярдәмендә кайтарып алырга дигән фикергә килде. Әгәр Әрмәнстан ягы БМО резолюцияләрен үтәсә, сугыш булмый да калачак иде, билгеле. Әмма Ереван Мәскәүнең һәм кайбер Көнбатыш державаларның яклавына өметләнеп, килешмәүчән сәясәт алып барды. Сентябрь ахырында башланган фаҗиганең кыскача ал тарихы менә шундый.
Кызып барган сугышта якларның көчләре якынча тигез. Оборона тотучы буларак Әрмәнстан ягы өчен бу отышлы, әлбәттә. Һөҗүм иткәндә уңышка ирешү өчен көчләрнең 3-4 тапкыр зуррак булуы таләп ителә. Әмма заман сугышының үз үзенчәлекләре бар. Монда сан түгел, сыйфат өстенлек итә. Әрмәнстан ягы Россия коралы белән коралланган, Әзәрбайҗан исә төрек, Америка һәм Израильнең технологик яктан өстен коралына тиенгән. «Извес­тия» газетасы хәбәр итүенчә, сугыш зонасында күктә тө­рек­ләр җитештергән Bayraktar TB2 беспилотниклары хакимлек итә. Алар инде 200 танкны, кимендә 13 һава һөҗүменә каршы тору системасын (арада атаклы С-300 дә бар), күпсанлы артиллерия орудиеләрен юк итеп өлгерделәр. Әзәрбайҗан дөньяда беренче тапкыр Израильнең LORA баллистик ракетасын кулланып карады. Яңа коралны сугыш шартларында сынау уңышлы үтте: Әрмәнстанны Таулы Карабах белән тоташтыручы күпер юк инде. Ереванның сугышка Россияне тартып кертергә тырышуы әлегә уңышсызлыкка очрый. Мәскәү акыллы позиция сайлады: үз гаскәрләрен конфликт зонасына бары тик ике якның да ризалыгы белән генә кертәчәген белдерде. Әлегә Әзәрбайҗан берничә торак пунктны азат итеп өлгерде инде. Әрмән ягы да үткән тәүлектә дошман шәһәрләренә ракета уты ачты. Әзәрбайҗан, утны туктатып, сөйләшүләр өстәленә утыруның төп шарты итеп яулап алынган җирләреннән Әрмәнстан гаскәрләрен чыгаруны куя һәм үз позициясендә нык тора. Төркия ягы да компромиссыз позиция алды. Мәскәү ярдәме өметсез булганлыктан, Пашинян француз Президентының аркадашлыгын эзли. Чит державалар тыкшынса, конфликт озакка китәчәк һәм күп кан түгеләчәк.

Рәшит Фәтхрахманов

Фото: https://zautra.by/news/news-13836


Фикер өстәү