Татар телен саклау һәм үстерү максатыннан яңа бәйгеләр игълан ителде

Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе утырышында яңа проектлар турында фикер алыштылар.

Болар — әдәби бәйге, «Үз юлым» бәйге-лабораториясе, «TATAR сүзе» нәфис сүз бәйгесе, «Милли мультифест» балалар кинофестивале. Әлеге чаралар төрле аудиториягә юнәлтелсә дә, максаты бер — татар теленең матурлыгын күрсәтү, аны өйрәнүгә кызыксыну уяту.

Утырышта мәктәплардә туган телне (татар, чуаш, удмурт, мари, мордва) иң яхшы укыту буенча республика бәйгесе, туган телдә эш алып барган иң яхшы балалар бакчасы бәйгесе дә игълан ителде.


Фикер өстәү