«Казан утлары» журналы яңа бәйге игълан итте: роман язучыларга 500 мең сум күләмендә акчалата бүләк каралган

Әдәби бәйге турында Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе утырышында Рөстәм Галиуллин сөйләде.

Бәйге 10 номинациядән тора. Роман номинациясендә катнашучыларга әсәр язарга — ике, калган номинацияләргә бер ел вакыт бирелә.

Роман номинациясендә иҗат итүчеләргә 500 мең сум күләмендә акчалата бүләк каралган.


Фикер өстәү