«TATAR сүзе» дигән нәфис сүз бәйгесе игълан ителде

Татар филармониясендә «TATAR сүзе» бәйгесе игълан ителә. Бәйгене гамәлгә куючы — Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе.

Бәйге нәфис сүз жанрын үстерүне үзенә максат итеп куя. Филармония директоры Кадим Нуруллин әйтүенчә, әлеге жанрның соңгы елларда дәрәҗәсе төшкән.
Катнашучыларның яше чикләнмәгән. Таланты булган һәр кеше үз көчен сынап карый ала. Әлеге бәйге татар сәхнәсен профессионал сүз осталары, радио-телевидениене сыйфатлы алып баручылар белән тәэмин итү өчен эшләнелә.


Фикер өстәү