Бишкәктәге октябрь түнтәрелеше нинди нәтиҗәләр бирер?

Белоруслар Минск урамнарына 100 – 200 мең гыйсъянчы чыгарып та, лидерларын алыштыра алмый интеккән бер вакытта, советтан соң чорда фетнә ясарга тәмам остарып беткән кыргызлар сайлау нәтиҗәләренә протестны ничек оештырырга икәнлеген мастер-класс рәвешендә күрсәттеләр.

4 октябрьдә Кыргызстанда парламент сайлавы үткән иде. Элекке совет киңлекләрендә сайлауның ничек узганын барыбыз да беләбез бит инде. Идарәгә бер килгән сәясәтчеләр кандала кебек ябышалар ил тәненә һәм, татлы, ләззәтле тормыш дәвам итсен өчен, сайлау нәтиҗәләрен кирәкле якка борып җибәрүнең барлык ысулларын да файдаланалар. Кырыгызча сайлауда, әйтик, гражданнар кулына инде тамгасы куелган бюллетеньнәр тоттыру очраклары булган, тавышларны сатып алу да бизнеска әйләнгән. Бер тавышның бәясе 2 мең кыргыз сумы тора, диләр. Рус акчасына күчергәч, 1960 сум тирәсе инде. Санаганда да тавышларны бер яктан икенче якка авыштыру артык кыен түгел бит. Шундый технологияләр куллана торгач, хакимият яклы ике партия парламентка 24әр процент тавыш җыеп үткәннәр дә куйганнар. Әмма закон әвәләү кебек төшемле эштән мәхрүм калган оппозицион партияләр (алар уннан артык) тавыш чыгарып, халыкны урамнарга чакырганнар. Кызу канлы берничә мең кыргыз урам йөрешенә чыккан, Бишкәктәге Ак йортка (парламент һәм Президент администрациясе урнашкан бина) үтеп керергә теләүчеләр күп булган. Милиция, билгеле инде, тавыш-яктылык гранаталары ыргытып, күз яше агызучы газ сиптереп, су атып каршылык күрсәткән. Көндезге бәрелешләрдә җәрәхәтләнүчеләр байтак булган. Гыйсъянчылар, төнгә каршы өстәмә көчләр туплап килеп, Ак йортка керә торган капканы янгын машинасы белән бәрдергәннәр һәм ярсыган халык үз максатына ирешкән: парламент бинасында кәгазьләр чәчелгән, ут капкан. Баш күтәрүчеләрнең икенче төркеме Милли куркынычсызлык дәүләт комитетына бәреп кереп, тоткынлыктагы элекке Президент Алмазбәк Атамбаевны, элекке Премьер-министрлар Исаков һәм Сатыбалдиевларны, элекке депутат Җапаровны азат иткәннәр. 6 октябрьгә каршы Бишкәк төне шулай кайнар һәм давыллы булган. Бу юллар язылганда, бәрелешләр әле бара, башкалада баррикадалар өелә, каршы торучы яклар бер-берсен кысрыклау-чигендерү белән мәшгульләр.

Гамәлдәге Президент Җәәнбәков сайлаучыларны сатып алу тактикасы барлыгын таный. Сайлауның кабат үткәрелү ихтималлыгын да әйтә. Сишәмбе көнне сайлауда катнашкан барлык 16 партия җитәкчеләре белән очрашып сөйләшергә җыена.

Протест митинглары Ош, Нарын, Талас, Каракол шәһәрләрендә дә үтте, диләр. Башкалада барысы 7 – 10 меңләп кеше урам каршылыгында катнашкан. Санга зур булмаса да, аларның актив каршылыгы яңа түнтәрелешкә китерде, дип әйтергә мөмкинлек бирә. Җиңгән партияләр «Биримдик» (Бердәмлек) һәм «Мекеним Кыргыстан»(«Ватаным Кыргызстан») составында Президент Җәәнбәковның якыннары (шул исәптән бертуганы), зурчиновникларның туганнары бар. Алар арасында ришвәт һәм илдән валюта чыгаруда гаепләнүчеләр дә җитәрлек. Кыргызлар андый нәрсәләргә бик сизгер, ачулары чыга да түнтәрелеш ясыйлар. Бу соңгы октябрь түнтәрелеше нинди нәтиҗәләр бирер, монысын алдагы көннәр әйтер.

Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү