Татарстанда 9 яшьлек кызга карата җенси гамәлләр кылган тренер 13 елга ирегеннән мәхрүм ителгән

9 яшьлек кызга карата җенси характердагы гамәлләр кылуда гаепләүче тренерга карата суд карары чыгарылган.

Узган елның февраль аенда Әлмәтнең медицина оешмаларының берсенә караган бассейнда 50 яшьлек тренер 9 яшьлек кызга карата җенси характердагы гамәлләр кылган. Ир, хатын-кызлар чишенү бүлмәсенә кереп, шундый ук җинаятен яңадан кабатлаган. Элеккеге тренер үз гаебен танымаган. Ә экспертиза ирдә сексуаль характердагы тайпылыш (педофилия) билгеләре булуын ачыклаган.

Суд тренерны 13 ел да 6 айга ирегеннән, ә педагогик, тәрбияви һәм тренерлык эшчәнлегеннән 7 елга мәхрүм иткән. Гаепләнүче психиатрда мәҗбүри дәвалану да үтәргә тиеш булачак.


Фикер өстәү