Репетитор ялладыгызмы әле?

Россиядә репетиторлык шаукымы башланган икән. Саннар шуны күрсәтә. Хосусый укытучыдан белем алу базары инде 100 миллиард сумнан ашып киткән. Бу кайбер төбәкләр бюджетыннан берничә тапкыр артык. Әле идән асты репетиторлары да байтак булуны исәпкә алсак, белем бирүнең һәм алуның акчалы эш икәнен аңларбыз.

Хәзер мәктәп бусагасын атлап керүгә үк, өстәмә укытучы яллау киң тарала башлаган. 2018 елда беренче сыйныфка баручыларның 2,8 процентын белем тавына ялланган укытучылар тартып менгергән булса, 2020 елда бу сан 7,2 процентка җиткән. Бер баскычка күтәрелгән саен, акча түләп белем алуга ихтыяҗ арта бара. Быелгы икенче сыйныфларның 10,5 процентына ярдәмгә түләүле укытучы чакырганнар инде. Өченче сыйныф балаларының 16,6 процентына өй эшен читтән килеп аңлаталар. 5 нчедә бу сан – 20, 6 нчыда – 34, 9 нчыда – 39,5, чыгарылыш сыйныфында 57,1 процентка җиткән. Ижевскида, Воронежда, Омскида, Новосибирскида, Мәскәү һәм Екатеринбургта әти-әниләр балаларына мәктәп программасын читтән укытучы чакыртып аңлату өчен үзара ярыша башлаганнар. Хәтта матди хәлләренең начар булуыннан зарланган әти-әниләр дә «күз каралары»на түләүле белем бирү өчен акчаларын кызганмыйлар, ди. Ә репетитор яллау — бик кыйммәтле матавык. Мәскәүдә, мәсәлән, иң арзанлы репетиторларың бер сәгате 1500 – 2000 сум тора. Балаң көндәшлек сәләтенә ия булсын өчен, түләми булмый, дип уйлаучы әти-әниләр шаукымга алны-артны карамыйча иярәләр. Яхшы репетиторга берничә еллык чират тезелә икән. Аларны гадәттә «сарафан радиосы» рекламалый. Репетиторлык хезмәтен «пакет» белән алсаң (инглиз теле, рус теле, математика) арзангарак төшә. Шул ук вакытта гади авыл мәктәбендә өстәмә ярдәмнән файдаланмыйча укып чыккан егет-кызларның дәрәҗәле мәктәпләрдә репетиторлар командасы белән шөгыльләнгән яшьтәшләренең борынына чиерткән очраклар да җитәрлек.
Түләүле ярдәмгә мөрәҗәгать итүнең берничә сәбәбе бар. Бердән, программалар бик катлаулы, аны үзләштерәм дигән балага көненә унар сәгать эшләргә туры килә. Кече сыйныфларда өй эше үтәү өчен каралган санитар норма бер сәгать ярым гына булса да, бу чикләргә сыешу мөмкин түгел. Икенчедән, дәреслекләр бик катлаулы язылган. Аларның теленә күпчелек әти-әнинең «теше үтми». Репетитор исә гади кеше теленә әйләндереп төшендереп бирә ала. Өченчедән, педагогларның квалификациясе түбән. Интенсив программалар белән шөгыльләнү баланың вакытын калдырмый. Сәламәтлек югалту һәм өстәмә акча түләү хисабына чыгарга туры килә вазгыятьтән. Шунысы кызык: баланы «көчле» мәктәпкә бирү репетиторларга мохтаҗлыкны арттыра. Балага өй эшен эшләргә булышу өчен укытучы чакыру модага әйләнеп бара. Бүтәннәр репетитор яллаганда, ник мин ярдәмчесез калдырыйм әле дигән фикер яулый да ала башны. Дистантта уку да материалны өстәмә аңлатучыга ихтыяҗны арттырды. Үзен аклыймы, акламыймы – әти-әниләр шаукымнан читтә кала алмыйлар инде.


Фикер өстәү