Рәфинә Мостафинадан “Ак десерт” ясау рецепты
Кирәк була:
1 кап эремчек, 2 аш кашыгы каймак, 2 аш кашыгы куертылган сөт (сгущенка), 2 аш кашыгы шикәр комы
Һәммәсен бергә кушабыз. Шуның өстенә ярты стакан сөт, суда җебетлгән 1 кап желатин салабыз. Барысын бергә болгатабыз. Теләсә нинди җиләк-җимеш (персик, банан) кушып, формага салып, суытабыз.