Декрет ялындагы ирләр: «Безгә бала белән өйдә утыру ошый, тик бераз кимсетә»

Декретта утыручы ир белән хатынның хокукларын тигезләштерергә. Тиздән декретта утырган ирләр, хатын-кызлар кебек белемне күтәрү курсларында һәм башка һөнәргә укырга мөмкин.

Әлегә бу закон проекты әзерләнә генә. Әмма аны тәкъдим итүчеләр декреттагы ирләрнең хокуклары бозыла дип саный. Илдә күпме хатын-кыз, күпме ир декретта утырганы исәптә түгел. Бары тик 1,47 миллион кешенең бала карау өчен бирелә торган ялда утырганы билгеле. Белгечләр ирләр саны күп түгел дигән фикердә. Димәк, аларга мондый игътибар артык булмас. «ВТ» журналисты бу уңайдан бәби ялында утырган әтиләрнең   фикерен белеште.

Илназ Хәйриев:

– Башта декрет ялына китүемне аңламаучылар күп булды. Хәтта, әнием дә: «Улым, нишлисең син, кеше көлдермә?!» – диде. Әмма хатынымның  акчаны миннән биш тапкыр күбрәк алганын берәү дә белми иде. Икәү киңәштек тә, мин өйдә утырырга булдым.  Авыр булмады. Хатыным төшке ашка ялга өйгә кайта иде. Кич белән дә кайтуга баланы аңа тапшырдым. Аның каравы, мин күп әйбергә өйрәндем. Бала бит уртак. Димәк, декретта утыруның ояты юк. Ә белем күтәрү курсларына килгәндә – бу яхшы әйбер. Күп кенә ирләргә һөнәр алыштыру комачау итми. Әмма мин анда барып укырга оялыр идем. Үз эшемне яратам. Бары тик акчасы аз булу гына бераз кимсетә.

Азат Яруллин:

– Балабыз тугач, кемнең өйдә утырасын алдан уйламадык. Кызыбызга өч ай чагында хатынымны эшенә чакыртып алдылар. Минем эшемдә, киресенчә, кыскарту иде. Өч балалы дустыма китәргә куштылар. Үземнең урынга аны калдыруларын сорап, өйгә кайттым. Минем танышларым да декретка чыгуымны яхшы кабул итте. Нәрсәсе оят соң аның? Үз балаң бит. Иң мөһиме: гаиләдә тынычлык, бер-беребезне аңлыйбыз. Акчаның җитәсе юк инде аның. Ә декреттагы ирләрне хатын-кызларга тиңләүгә килгәндә, бу идея миңа ошап бетми. Шыпырт кына торсалар ярамас идеме инде? Ир кеше укыймыйча да әллә ничә һөнәр иясе булырга мөмкин. Кызыбызга күптән түгел 3 яшь тулды. Мин дә эшкә чыктым.

Александр Казанкин:

– Миңа декретта утыру ошый. Хатынымның эшлисе килде. Миннән күбрәк акча ала дип әйтә алмыйм. Әмма ул үзе шулай теләде. Ә миңа билгеләнгән пособие дә шактый зур сумманы тәшкил итә. Кыскасы, без канәгать. Әгәр декреттагы ирләрне укытсалар, мин барыр идем. Чәчтараш буласым килә. Әлеге яңалык тормышка ашмыйча калган очракта да, мин үзем бу курсларга барачакмын.

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү