Фатирда ун чит ил кешесен теркәгән Казан кешесе штраф түләячәк. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
Судта ачыкланганча, узган елның апрель башында элек хөкем ителгән 23 яшьлек ир-ат миграция хезмәтенә фатирында 10 чит ил кешесен теркәү турындагы документ тапшырган. Алар ул фатирда яшәмәгән.
Суд әлеге ир-атны «Чит ил гражданын ялган исәпкә кую» маддәсе буенча гаепле дип таныган һәм 20 мең сум штраф билгеләгән.