«55 ел буе беренче мәхәббәтемне оныта алмый азапланам»  

– Яшьти, менә син инде ничә еллар язасың. Политика да калмый, авыл тормышы да. Ну мәхәббәт турында язганыңны бер дә укыган юк. Әллә гомер буе хатыныңны гына яратып яшисеңме? Беренче мәхәббәт турында уйланганың юк, ахрысы, уйлансаң, язар идең. Менә мин сиңа бер нәрсә сөйлим, бәлки, берәр хикәя-мазар әвәләрсең, түлке исемемне куйма, җәме, алайса, хатын көнләшәчәк.

Кордашым бу хакта күптәннән сөйли, Дамир диик инде, менә шул Дамир 55 ел буе беренче мәхәббәтен оныта алмый азаплана икән. Иң кызыгы, аларның 55 ел бер мәртәбә дә күрешкәннәре юк. Дуслары аркылы очраклы рәвештә генә беренче мәхәббәтенең телефонын тапкан да, ким дигәндә атнага бер шалтырата икән. «Үлеп күрәсе килә бит шуны, малай», – ди.

– Соң, янына барып кайт! – мәйтәм.

Тик уңайсызлана танышым. «Зөһрәнең (исемен шулай ук үзгәрттек) гаиләсе бар, өч баласы, биш оныгы», – ди.

– Үз хатының белән әйбәт яшисездер бит?

– Бер-беребезгә ияләшеп беттек инде, ни дисәң дә, 51 ел бергә бит. Ну, малай, кара чәчле, зәңгәр күзле кызларны күргән саен, бүген дә Зөһрә искә төшә, әллә нишләп китәм.

– Телефоннан ниләр сөйләшәсез соң?

– Җыен юк-бар инде. Яшь чакларны искә төшерәбез дә, Зөһрә: «Миңа күз салып йөргәнеңне сизә идем. Ник бер сүз дә дәшмәдең соң?» – ди.

– Ә син?

– Ә мин яшь чактагы кебек кызарам, сүз таба алмыйм. Зөһрә миңа буй җитмәстәй, фәрештәдәй бер кыз кебек тоела иде.

– Хет бер мәртәбә үпкәнең булдымы?

– Кая үбү? Кочаклаган да булмады.

– Әй, җебегән дә инде үзең. Мин булсаммы…

Шулай дидем дә телне аркылы тешләдем. Бу яшьтә мәхәббәт хисләренә исергән, йокысыз төннәр үткәргән вакытларны искә төшереп утыру бик үк килешеп бетми кебек тоелды.

Шул ук вакытта, кордашны тыңлый-тыңлый, яшьлек хатирәләренә бирелдем. Күп кешедән: «Беренче мәхәббәт онытылмый», – дигән сүзләр ишеткән бар. Ә ни өчен икән? Бу сорауга үземчә җавап та таба алам кебек. Беренче мәхәббәт ул – моңа хәтле бер мәртәбә дә күңелгә кереп карамаган олы, гаҗәеп сәер бер хис булганга онытылмый, дия алам. Анысы шулай. Тик менә кордашым – инде җитмешне узган Дамир нигә һаман да бәргәләнеп яши икән. Өйләнүен дә, үзе әйтүенчә, яратып өйләнгән. Әмма күңеленә тынгы таба алмый. Очрашкан саен, телефоннан шалтыраткан саен, Зөһрә турында сөйли. Үзенә: «Карт җүләр син», – дип тә әйткәнем бар. Үпкәли дә белми тагын. «Аңламыйсың шул син мине», – ди дә «калын тиреле, туң йөрәкле» дип мине сүгә башлый. Ә мин: «Алайса, бар Зөһрәң янына. Ул инде хәзер, бәлки, бөрешеп беткән бер әбидер. Аны күргәч, гайрәтең чигәр дә, тынычланырсың»,  – дим.

Уйга калды бу. Озак кына дәшми торды да: «Минем аны югалтасым килми», – дип куйды.

Нәрсә әйтмәкче булды икән кордашым. Аны, мөгаен, минем «бөрешеп беткән әби» турында әйтүем сагайткандыр. Әгәр шулай икән, Зөһрә янына гомергә бармаячак ул. Һәм дөрес тә итәр. Чөнки Зөһрә – әле бүген дә аның өчен саф мәхәббәт символы. Зөһрә – аның өчен керләнмәгән, тапланмаган гомерлек мәхәббәт. Мин Дамирны мәхәббәт дигән изге хисне күңелендә саклый алган бәхетле кеше дип саныйм. Андыйлар бик күп түгелдер ул, дим.

Язмамны тәмамлар алдыннан бер дустыма шалтыраттым да: «Беренче мәхәббәтеңне хәтерлисеңме?» – дип сорадым. Көлде ул: «Андыйлар күп булды инде, кайсы беренче, кайсы икенче икәнен дә хәтерләмим», – диде.

Мин дә көлеп җибәрдем. «Ә мин хәтерлим», – димәкче идем дә, язганымны дуслар укыса, «Бу бабай һаман да җүләр икән», – дип әйтерләр дип шикләндем. Хәер, әйтсеннәр! Яшерен-батырын түгел, ярата белмәгән кешене җүләргә санап яшим мин. Ә Дамирга килсәк, мин аның сөйләгәннәрен язгалап барам әле, бәлки, үзе әйтмешли, берәр хикәя дә «әвәләрмен».

Ә хәзергә героем Зөһрәсе янына барырмы, барса, очрашу ничек тәмамланыр икән дип уйлап йөрим.

Риман Гыйлемханов

Фото: pixabay.com

 

 

 

 


4 фикер

  1. Бик эйбэт хатын белэн яшэгэн икэн бу абзый, гомер буе беренче мэхэббэт дип хислэнеп утырырлык булгач. Тормыш арбасын узе генэ жигелеп тартмаган. Зерэ очрашмаган, хатынынын кадерен анлар иде бераз. Менэ шундый ирлэр белэн гомерлэрен эрэм итеп уткрэлэр инде кайбер ха ыннар…

  2. БЕР ГАЗЕТТА ЧЫККАН ИДЕ БЕР АБЗЫЙ ГОМЕР БУЕ БЕРЕНЧЕ МЭХЭББЭТЕН УЙЛАП ЯШЭГЭН АРМИЯГЭ КИТКЭНДЭ БИРГЭН КУЛ ЯУЛЫГЫН САКЛАГАН ХАТЫНЫ УЛГЭЧ САНАТОРИЙ НА БАРА ШУНДА ЧРАТА БЕРЕНЧЕ МЭХЭББЭТЕН ОЗАКЛАМЫЙ КАВЫШАЛАР ЛЭКИН СОНЫНАН БИК ЯМЬСЕЗ БОЗЫЛЫШЫП АЕРЫЛАЛАР МЕНЭ СИНА БЕРЕНЧЕ МЭХЭББЭТ

  3. Укыдымда, миндэ язам, минем беренче мэхэббэтем мине 32 елдан сон эзлэп тапты, без очраштык, гомер буе сине онытма дым диде, аллага шокер бугендэ килеп, мин эзерлэгэн чэемне эчеп китэ, оч кызы, кияулжре, оныклар, иптэшедэ бар. Минем иптэшем бакыйлыкка кучкэненэ 5ел узды, аныда. искэ алып сойлэшэ без, без очрашканга бердэ укенмибез, бездэ 55 оске ягында.

  4. Беренче мәхәббәт -ул сафлык билгесе.Безнең заманда озатып баруга да килеп җитми иде ул.мәктәптә укыганда тәрәзә пәрдәсе артына басып,икенче пәрдә артында ул басып тора.Сөйләшергә дә оялып басып тора идек шул.

Җавап Отменить ответ