Татарстан коронавирус сәбәпле «пропуск» системасын яңадан кертүне планлаштырмый

Татарстан коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле кабаттан «пропуск» системасы кертүне планлаштырмый. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова традицион брифинг вакытында әйтте. Тик моңа карап кына санитар таләпләрне үтәми йөрергә ярый дигән сүз юк.

— Җәмәгать урыннарында, транспортта, сәүдә нокталарында медицина битлегеннән йөрү, социаль дистанция саклау кирәк. Хәзер рейдлар башланды. Әмма аңларга кирәк — бу тикшерүчеләр өчен түгел, ә үзебезнең сәламәтлек өчен мөһим. Республикадагы санитар эпидемиологик вазгыять һәр кешенең җаваплылыгына бәйле, — диде Лилия Галимова.


Фикер өстәү