Бүләкле, бәлешле, җырлы бәйрәм: «Ватаным Татарстан» «Бу – минем туган авыл!» бәйгесендә кызыксындыру бүләгенә лаек булган җиңүчеләрне җыйды

Ул көнне редакциябез чын мәгънәсендә гөрләп торды. Беренчедән, бәйгедә кызыксындыру бүләкләренә лаек булган укучыларыбыз җыелды. Икенчедән, аларны котларга дип, Камал театрыннан артистлар килде. Өченчедән, бәлешләр, коймаклар белән бәйрәмчә табын әзерләнде… Мондый мизгелләрне күп санап булыр иде, әлбәттә.

Шулай да очрашуда иң әһәмиятлесе дусларча аралашып, сөйләшеп утыру булгандыр. Авыл проблемаларын да күтәрдек, фәлсәфәгә дә бирелдек, элеккеләрне дә искә төшердек, киләчәккә дә күз салдык. Газета, бәйге турында аерым сөйләштек. Нәрсә дисәк тә, мондый бәйгедә җиңүчеләр безнең өчен хезмәттәш, иҗатташ дус кебек. Әйтәсе сүзләр дә, фикерләр дә шактый күп җыелган булып чыкты.

– Бу бәйге барыбызның да күңелләрен кузгатты. Туган авылыгызга, авылдашларыгызга, туганнарыгызга битараф булмавыгыз өчен бик зур рәхмәт. Без сезнең белән бергә тагын бер кат авыл сулышын тойдык. Бәйгегә яшьләрне тарта алуыбыз аеруча куандырды. Бәлки, киләчәктә бергә эшләргә дә туры килер әле, – дип, зур өметләр белән сүз башлады газетабызның баш мөхәррире, бәйгенең жюри рәисе Гөлнара Сабирова. Сүз уңаеннан, шул урында ук тагын бер кат әлеге бәйгегә теләктәшлек күрсәткән Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтовка һәм аны уздыруда саллы ярдәм иткән, тик исемен атарга теләмәгән, яхшылык эшлә дә җиргә сал принцибы белән яшәгән иганәчеләребезгә рәхмәт әйтик!

«Бу – минем туган авыл!» бәйгесендә кызыксындыру бүләгенә лаек булган җиңүчеләрне кунак иттек

Чыннан да, яшьләр алдынгылыкны бирми бүген. Бәйрәмгә дә беренчеләрдән булып «Иң яшь автор» номинациясендә җиңү яулаган Назлыгөл Камалова килеп төште. Ул Алексеевск районының Кыр Шонталысы авылыннан, 10 нчы сыйныф укучысы, әтисе Айрат озата килгән. Узган атнада кызның бабасы Шәүкәт абый да килеп киткән иде редакциягә. Язмаларын алып килгән. Фермер булса да, газетаның бер хәрефен калдырмыйча укып, безне тәнкыйтьләргә дә, киңәшләрен бирергә дә өлгерә әле ул. Алма агачыннан ерак төшмәгән, димәк. Оныгы да дүрт балалы, әтиле-әниле, әбиле-бабайлы гаиләләренең үз хуҗалыкларында мәш килеп эшләп ятулары турында кызык та, гыйбрәтле дә итеп язган. Бу номинациянең икенче җиңүчесе – Түбән Камадагы 35 нче лицейның 10 нчы сыйныф укучысы Минтимер Хафизов та әнисе Алсу белән озак көттермәде. Ул бүген инде җир йөзеннән юкка чыккан әби-бабаларының авыллары нигезенә зур гаиләләре белән сәяхәт кылганда алган кичереш­ләре турында бәян иткән иде. Минтимер бу язманы әлегә урыс телендә язган, әдәби телдә тәрҗемә итәргә әби­ләре булышкан икән. «Улыбызны бәйгедә катнашырга үзебез өндәдек. Тарих, шәҗә­рә, милләтебез, телебез белән күбрәк кызыксынсын иде дигән теләктән эшләнде бу гамәл», – диде җиңүче егетнең әнисе.
Бәйрәмебезнең төп бизәкләре, әлбәттә инде, тормышның ачысын-төчесен татыган, бай тәҗрибә туплаган өлкән яшьтәге, ак яулыклы апаларыбыз булды. Менә алар: Аксубай районының Яңа Дума авылыннан Рушания апа Низамова, Арча районы Курса-Почмак авылыннан Лимара апа Мөхәммәдиева, Мамадыш районы Кече Сон авылыннан Рәйсә апа Муллаәхмәтова.
– Бу бәйге мине бер фикергә этәрде әле, – диде Рәйсә апа. – Без үзебез ялкау икән. Авылдагы хәлләр турында язмыйча ятабыз. Югыйсә киңәшләшергә, тәҗрибә уртаклашырга менә дигән мәйдан бит инде газета. Димәк, кадерен белмибез булып чыга. Моннан соң гел язып торырга үз- үземә сүз бирдем әле. Газетаны гаиләбез белән бик яратып укыйбыз. Кулыма эләккәч, башта кроссвордны чишәм, сорауларга җавап бирәм. Аннан акрын гына башка битләргә кереп китәм. Моңа кадәр җомга санын гына алдырган идем. Тулы санга язылырга дип исәпләп торам.
Рушания апа күршесе турында сөйләп алды.
– Газетаны укырга алып тора да тиз-тиз актара башлый күршем. Нәрсә эзли дисезме? Марат Кәбировның «Язучы сүзе» белән Риман Гыйлемхановның «Әйтеп кенә бактым» рубрикаларын. Шуларны укып чыга да, үз тормышына бәйләп, фәлсәфә корып ала. Аннары гына бүтән темаларга күчә. Газетада ни телисең, шул бар бит. Хәтта вак-төяк дигәне дә бик ипләп бирелә. Үземә хәтта йолдызнамә дә бик ошый. Дин турында яратып укыйм.
Лимара апа исә үзенең укытучы булып эшләгән чакларын искә төшереп алды.
– Газетаны үзем белә башлаганнан бирле укыйм. Элек мәктәпләрдә полит­укулар бар иде бит. Шул вакытларда мин гел «Социалистик Татарстан» газетасыннан файдаландым. Ил, дөнья хәлләре белән танышып алам да кулыма тотып керәм. Хәзер дә шул рәвешле файдаланырга булыр иде «Ватаным Татарстан»ны. Дөнья хәлләрен Рәшит Фәтхрахманов яхшы биреп бара-баруын, тик күбрәк булса да зыян итмәс иде. Газетагыз гел шулай җитди булып калсын, халыкка артык якынаябыз дип, төрле серләрне урамга чыгарып, ваклана күрмәгез. Исән-сау булсам, мәңге алдырырмын «Ватаным Татарстан»ны», – дип киңәшләрен бирде ул.
Тагын бер сокландырган кунагыбыз Балтач районының Арбор авылыннан Әнисә Һадиева булды. Бүген-иртәгә икенче сабыен алып кайтырга әзерләнгән яшь әни юл озын дип тә куркып тормаган. «Ватаным Татарстан»нан ук алып китмәсәләр ярый инде», – дип шаярта үзе. Хәер, йөрәге җитеп, шәһәрдән авылга кайтып төпләнгән кешеләргә (ул бәйгегә нәкъ шул хакта язган иде) мондый кыенлыклар гына киртә була аламы соң? Әнисәне барысы да матур теләкләр теләп озатты. Булачак сабыйлары да, үзләре дә исән-сау булсыннар.
Ни кызганыч, төрле сәбәпләр белән бәйрәмгә килә алмый калучылар да булды. Әгерҗе районындагы Салагыш авылыннан 81 яшьлек Фәйрүзә апа Исмәгыйлованы да бик күрәсе килгән иде. Хәтерегездә булса, ул язмасында су астында калган авылының авыр язмышын сурәтләде. Фәйрүзә апа хәзер кызы гаиләсендә, Теләчедә яши. Бер әйләнеп кайтырбыз әле. Йөремсәк журналистлар өчен берни түгел инде бу ара. Сарман районындагы Мортыштамак авылыннан Фәүзия апа Илһамованың да, үзе өлкән яшьтә булу сәбәпле, кызы Гөлназ килеп чыкты. Ә менә Азнакайдан Әсгат абый Сәгытдинов азрак чирләп киткән. Бик тә киләсе килгән иде дип, шалтыратып, хәлләребезне белешергә дә өлгерде.
Аңлашыла ки, бәйрәм җыр-биюсез, уен-көлкесез булмый. Менә монда инде безгә һәрвакыттагыча якын дусларыбыз – Камал театры артистлары ярдәмгә килде.
Әсхәт Хисмәт авыл кешесенең йөрәгенә үтеп керерлек җырларын сузды, улы Булат баян, гармуннарда уйнады. Бәйге авыл темасына кагылгач, үз хәлләрен дә сөйләп алды Әсхәт абый.
– Минем авылда калырга теләгем бар иде. Әни, балчык изеп йөрмә, гомер буе эшләп рәхәт күрмәдем, кит, диде. Тагын бер тапкыр, районнан чакыргач, колхоз рәисе булырмын дип йөрәкләнгән идем. Әти карап-карап торды да: «Нишләргә җыенасың инде хәзер?» – дигән гап-гади сорау бирде. Менә, халыкны җыям да сөйләшәм, минәйтәм. Улым, бар, кит, кеше көлдереп йөрмә, диде. Әти сүзен җиргә салып таптамыйм дип, икенче тапкыр чыгып киттем. Әмма авылларга карыйм да йөрәгем сыкрый. Хәзер мәктәпләр дә, клублар да салдылар, юллар да төзеделәр. Әмма азрак соңгарак калдык бугай. Авылдан халык таралып бетте бит, – дип, эчке халәтен җиткерде.
Кичәне алып баручы Алмаз Гәрәев исә бик кызыклы алым да уйлап тапкан. Авторлар үзләре хәтерлиме, онытмадылармы икән дип, бүләк бирергә чакырганда исем-фамилияне әйтеп тормады, язмалардан өзекләр генә укыды. Әлбәттә инде, беренче сүз ишетелүгә, һәр авторның йөзендә елмаю пәйда булды. Хәер, йөрәктән чыккан сүзләр онытыламы соң?

Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү