Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре гөрләячәк

Шимбә көнне, 10 октябрьдә, Казанда, Чаллыда һәм Яшел Үзән районының Октябрьский бистәсендә («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексы) авыл хуҗалыгы ярминкәләре гөрләячәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ярминкәдә шәһәр халкына Татарстан районнарыннан китерелгән фермер продукцияләрен арзан бәяләрдән сатып алу мөмкинлеге бар.

Көзге ярминкәләр Яңа елга кадәр дәвам итәчәк.


Фикер өстәү