Рөстәм Миңнеханов: «Татарстан машина төзүчеләре икътисад үсешенә һәм илнең оборона сәләтен ныгытуга лаеклы өлеш кертәләр»

Татарстан машина төзүчеләре икътисад үсешенә һәм илнең оборона сәләтен ныгытуга лаеклы өлеш кертә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Машина төзүчеләр көненә багышлап, Чаллыда узган тантанада әнә шулай диде.

Республикада 3 меңнән артык машина төзелеше предприятиесе эшли, аларда 120 меңгә якын кеше эшли. Тантанада Рөстәм Миңнеханов республика машина төзелеше тарихына аерым игътибар итте. Сугыш елларында предприятиеләр фронтка 600 төрдән артык корал һәм сугыш кирәк-яраклары җибәрә. Быел Россия Президенты Указы белән Казанга «Хезмәт даны шәһәре» исеме бирелде. Моннан тыш, Татарстанның ун заводы «Хезмәт даны предприятиесе» дигән мактаулы исемгә ия булды. «Бу исемлекне киңәйтергә һәм лаеклы кешеләрне билгеләп үтәргә кирәк дип саныйм», – диде Татарстан Президенты.
«Татарстанда соңгы 10 елда машина төзелеше тарафыннан төяп җибәрелгән продукция күләме 2 тапкыр – елына 550 млрд сумга кадәр артты. Казан, Чаллы, Яшел Үзән кебек сәнәгать үзәкләре белән беррәттән, кече шәһәр һәм районнарда предприятиеләр дә үсеш ала», – диде Рөстәм Миңнеханов. Быел, катлаулы шартларга карамастан, Татарстан җитештерүчеләре машина төзелешенең нигезе нык булуын раслады. Предприятиеләр коллективларын саклап калды һәм билгеләнгән проектларны гамәлгә ашыруны дәвам итте. Кайбер заводлар шәхси саклану чараларын җитештерүне җайга салды. «Ярдәм янәшәдә!» хәрәкәте кысасында бик кирәкле эш башкарылды. «Бу эшкә керешкән компанияләргә рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Шулай ук тармак ветераннарына аерым рәхмәт белдерәм», – диде Татарстан Президенты.
«КАМАЗ» музеена исә миллионынчы йөк машинасын тапшырдылар. 1988 елда Чаллы заводының конвейерыннын чыгарылган автомобиль бер мәртәбә дә ватылмыйча 32 ел дәвамында Барнаул юлларында йөргән. Быел машинаны сатып алып, Татарстанга кайтардылар.


Фикер өстәү