КАМАЗ музеена миллионынчы йөк машинасын бүләк иттеләр

Чаллыда Машина төзүчеләр көненә багышланган тантана уза. Әлеге бәйрәмдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша. Тармак казанышлары күргәзмәсендә КАМАЗ музеена 1988 елда автогигантта чыгарылган миллионынчы йөк машинасын бүләк иттеләр. Бу хакта Татар-информ хәбәр итте.

Бүләкне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Олег Коробченко тәкъдим итте. «Бу миллионынчы «КАМАЗ» 1988 елда Барнаулдан социалистик ярышларда җиңүче булды. Машина йөртүче әлеге машинада 32 ел йөрде! » — дип сөйләде ул.

«Күптән түгел без завод белән бергә бу йөк машинасын сатып алдык, төзекләндердек һәм хәзер КАМАЗ музеена тапшырырга телибез», — дип өстәде парламентарий.

Йөк машинасыннан тыш, музейга социаль ярышларда җиңүчегә бирелгән вымпел да тапшырылачак.


Фикер өстәү