Песи балаларын коткарыгыз…Мәдәният һәм матбугат әһелләренә АЧЫК ХАТ

Башта шуны сөйлим әле… Ул абыйны авылда барысы да ярата. Кем­нәрдер сантый дип уй­лый, кемнәрдер батыр­га исәпли. Тик яраталар. Ә ул бернигә дә кара­мый­ча, үз җаенча гына яши бирә. Сул кулы белән кипкесен төзәтеп куя да сул кулын күре­шергә суза. «Сәлам, бырат!» – ди. Күрешә­сең. Аның уң кулы юк…

Әллә нинди зур сугышларда, илкүләм вакыйгаларда өздермәгән. Аның өчен медаль дә такмаганнар. Ул трактор тәгәрмәче астына кереп барган песи баласын үрелеп алганда үзе кулсыз калган. Рәнҗеми. «Ул песи үрелеп алырлык иде, – ди. Һәм өстәп куя: – Үрелеп алырлык матурлыкны коткарырга кирәк…»
Ә безнең гомернең күп өлеше матурлыктан тора… Шулай булмаса, без яшәп тә тормас, башка илләргә, бүтән дөньяга матурлык эзләп китәр идек… Без матурлык арасында яшибез.
Мин күп чакта матбугаттан да, интернеттан да әдәбият-сәнгатькә кагылышлы язмаларны эзлим. Мәдәният турында нәрсәдер эзли башласам, гел кайсыдыр артистның нәрсә ашаганы, ниндидер язучының нәрсә эчкәне турындагы язмалар килеп чыга. Танылган сәнгать эшлек­лесе монда «приманка» урынында гына. Сәнгать, мәдәният тә шулай. Танылган кеше + секс, яки фаҗига…
Бу урыста гына түгел икән. Бездә дә шундыйрак күренеш икән. Хәтта сазаган журналистлар да: «Халык шундый нәрсәне ярата», – диләр дә «сары» темага тотыналар. Кем кайчан бәбиләргә тиеш, кем кем белән талашкан… Болар халыкка кызык, диләр. Халык ярата, диләр. Мин яратмыйм. Кызык та түгел. Аның шәхси тормышы миңа бөтенләй кагылмый. Миңа аның иҗаты кызык.
Халык чынлап та ярата инде ул шундый нәрсәләрне. «Халык ярата» дигәндә мин гел бер күренешне күз алдына китерәм. Уфаның бер мәдәният йорты янында берәүгә пычак кадап киткәннәр. Кыш көне бу. Каны ага. Ак карга – куе кызыл кан. Халык җыелган. Барысы да шаккатып, әлеге күренештән сихерләнеп карап тора. Фикер алышалар… Кем икән бу, кем кадады икән… Югыйсә бу мәдәният йорты янына мәдәниятле кешеләр җыелган инде. Кемнеңдер концертына керергә дип билет алып килгәннәр.
Халыкның кан яратуы бүген генә килгән күренеш түгелдер инде. Кемнәрнедер асканда яки башын кискәндә элек-электән үк кешеләрне мәйданга җыйганнар бит. Шушы күренешне тамаша кылыр өчен. Гыйбрәт булсын өчен эшләгәннәрдер инде моны. Тик ул тамаша кылу булып калган. Кеше чынлап та канлы, бәрелешле әйберләрне карарга ярата. Шушылардан ул үзенә тәм таба, кешенең авыр хәлен, бәхетсезлеген күреп, үзенең шул хәлдә булмавына сөенә. Шулайдыр дим инде. Төп-төгәлен генә әйтеп булмый.
Танылган кешеләрнең тормышы да кызыктыр. Нечкәлекләре, вак-төякләре… Бу бит инде – үз бозыклыкларыңа аклау бирә торган нәрсә. Бер мин генә түгел икән әле, әнә Фәлән Фәләнов та хатыны белән талашып ята икән… Яки эчә… Яки гүләйт итә… Кыскасы, Фәлән Фәләновның фәлән төрле тормышын белү кызык.
Мин яратам инде халык сүзен. Урамнарны төзекләндерү, кайда нинди кибет ясау, балалар бакчасы салу шикелле көнкүреш темаларында халыктан да остарак ярдәмче юк. Ләкин хәлләр мәдәният, әдәбият, сәнгать темасына килеп терәлсә… Менә монда бераз башкачарак… Монда халыкка шул ошый, халык шуны ярата, дигән нәрсә бармый дип уйлыйм.
Без, һәртөрле каләм әһелләре, халыкның кылында уйнарга тырышабыз инде. Язганнарыбызны җанлырак итәргә маташабыз. Җанлырак итәргә теләгәннәребез канлырак килеп чыга. Китап кайчандыр тәрбия чарасы булган, ә без аны күңел ачу чыганагына әйләндердек. Популяр булып исәпләнгән, бестселлер дип тәкъдим ителгән китапларның күбесендә авторларының рухи ярлылыгы, тормышны да, кешене дә белмәве ярылып ята. Автор үз укучысыннан да наданрак, мәдәниятсезрәк кебек тоела. Юкса язучы аз гына югарырак булырга тиештер инде ул.
Хәер, мәдәниятнең нинди генә тармагын алып карасак та халык зәвыгына иярергә тырышу сизелә. Эстрада юмористлары моны үзләре үк ачыктан-ачык әйтеп тора. Хәзер җитди әйберләр модада түгел, халык тиз аңлаеш­лы беркатлы юморны ярата, диләр. Һәм халык шуны ярата дип туйганчы маймылланалар. Җырчылар да калышмый. Җыен шырдый-бырдый җырлар белән дөнья тулган. Бәлки, үзләре дә яхшыракны җырларга телиләрдер инде. Ләкин… «Халык шуны ярата…»
Мин кайвакыт Совет чорын сагынам. Кибетләрендә чират булса да, аның мәдәнияте төзек иде. Сарык бәрәне яки бозау кочаклап фотога төшкән апаларны, комбайн яки тракторга сөялеп торган авыл абзыйларын сагынам. Хезмәте белән дә, тормышы белән дә үрнәк булыр­лык кешеләр иде. Без бүген аларны оныттык. Югыйсә ниндидер җинаятьче яки фахишәгә караганда алар лаеклырак бит инде экранда, газета-журнал битләрендә күренүгә. Ни генә әйтсәң дә, шулар тәэмин итә бит ите-сөте белән. Алар халыкка кирәкми бугай. Эш кешеләре кемгә кирәк инде… Безгә хәтта танылган кешеләрнең нинди ачышлар ясавы, әсәрләр иҗат итүе, образлар тудыруы да кызык түгел. Безгә аларның шәхси тормышы кирәк.
Бер карасаң, адәм көлкесе инде бу. Җәмгыятьнең нинди түбәнлеккә тәгәрәвен күрсәтүче күренеш. Җәмгыять ул – без. Ә безнең үз түбәнлегебезгә исебез дә китми. Анда чабабыз, монда чабабыз, тамак туклыгы, кесә хәстәре белән бөтереләбез. Рухи дөньябызны бар дип тә белмибез. Ул безгә кирәкми шикелле тоела. Ә бит көн саен телевизордан, интернеттан азгынлык, үтереш караган кеше аңа күнегә дә. Без аңа күнегәбез. Аны кемнеңдер фаҗигасе дип түгел, ә көн яңалыгы дип кабул итәбез. Фаҗигаләргә күнегергә ярамый. Бу куркыныч.
Кеше аңы белән идарә итеп буладыр инде ул. Рухы белән дә. Без бит инде – Җирнең шар кебек икәнен онытып, аны яссы дип йөргән кешеләр. Коммунизм төзеп маташучылар. Аннан ваз кичеп, капитализмга тотынучылар. Без барысын да булдыра алабыз. Халык турында әйтәм инде. Ходай Тәгалә кешене бал­чык­тан яраткан диләр. Дөресме-юкмы икәнен әйтәлмим, күрми калдым. Тик ышана алам. Без барыбыз да балчык шикелле. Бездән теләсә нәрсә әвәләп була.
Әвәләүчеләре дә әллә кем түгел. Матбугат әһелләре, иҗат кешеләре… Мәгариф һәм диндер, бәлки. Барысы да – әйбәтлеккә әйдәргә тиешле өлкәләр. Тик без әйбәтлеккә иярмибез. Без акчага иярәбез – бөтен бәлабез шул. Рейтинглар, популярлыклар артыннан чабабыз. Алар безне тудыра да, туйдыра да кебек.
Ләкин без – талантлы кешеләр. Безгә бүтәннәргә караганда чүт кенә өстенлек бирелгән. Без нәрсәләрнедер башкалардан яхшырак итеп эшли беләбез. Без аз гына югарырак булырга тиеш. Бүтәннәрне ияртерлек дәрәҗәдә генә. Үзебез бүтәннәр дәрәҗәсенә төшәргә түгел.
Өстенлекне мескенлеккә әйләндерү җиңел. Ә мескенлекнең өстенлеккә әйләнүе – фаҗига.
Тагын нәрсә диеп әйтим инде. Матурлык, сафлык, яхшылык та песи баласы шикелле. Самими, якты, назлы… Һәм яклауга мохтаҗ. Матурлыкны гел якларга кирәк. И, сез… Песи балаларын коткарыгыз… Барлык ул юклыктан башлана.

Марат Кәбиров


Фикер өстәү