Рөстәм Миңнеханов: «Бүген галимнәр алдында илкүләм проектлар, ил Президенты билгеләгән бурычларны үтәү тора»

Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге оешканга – 75 ел. Башкалада узган бәйрәмдә фәнне үстерүдә өлеш керткән галимнәргә дәүләт бүләкләре тапшырдылар.
Чарада катнашкан Президент Рөстәм Миңнеханов үзәккә сугыш елларында ук нигез салынуын искә төшерде.

– Бүген Казан үзәге – илдә иң зур, күп профильле үзәкләрнең берсе. Аның базасында бөтен дөньяда танылган фәнни мәктәпләр үсеш алган. Мәктәп белән Ленин, Сталин, СССР дәүләт һәм башка премияләр алган танылган галимнәрнең исемнәре бәйле. Бүген анда берничә буыннан килгән традицияләрне, тәҗрибәләрне дәвам итә алырдай галимнәр эшли, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Бүген галимнәр алдында илкүләм проектлар, ил Президенты билгеләгән бурычларны үтәү тора. Боларны тормышка ашыру өчен фәнни үзәктә барлык мөмкинлекләр тудырылган. Алар кадрлар һәм фәнни куәт белән тәэмин ителгән. Әйдәп баручы предприятие, университетлар, инвестицион венчур фондлары белән бәйләнеш киләчәктә фән, мәгариф, җитештерү үсешенең аерылгысыз өлеше булып тора. Фәнни үзәк КФУ, башка предприятиеләр белән циркуляр икътисад буенча мәгариф үзәге төзүдә актив катнашыр дип ышанам. Сезгә фәнгә тугры булуыгыз өчен рәхмәтемне белдерәм. Ветераннарга изге теләкләремне җиткерәм. Яңа казанышларга ирешүегезне, кыю идеяләрне тормышка ашыруыгызны телим.
Фәнни үзәк директоры Олег Синяшин әйтүенчә, Казанның фәнни мәктәбе 75 ел эчендә катлаулы юл үтте. Бу көчле мәктәп галимнәре фәнни казанышлары белән көндәшлеккә генә ия булып калмыйча, элеккеге традицияләрне лаеклы дәвам итә.
– Республикада фәннең киләчәге нинди булырга тиеш? Пандемия тагын бер кат цивилизациянең төп кыйммәте кеше икәнен күрсәтте. Аннан башка икътисадны да, мәгариф, фән, мәдәниятне дә үстереп булмый. Чиста су һәм һава, дефицит даруларны булдыру, куркынычсыз туклану, биотөрлелек, климат үзгәрүне акрынайту… Без XXI гасырда кешеләрне шулар белән тәэмин итәргә тиеш, – диде ул.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү