Чаллыда яшь йөртүче кызыл төскә юл аша чыгып баручыны таптатып үтергән

аллыда яшь йөртүче кызыл төскә юл аша чыгып баручыны таптатып үтергән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Һәлакәт кичә кич Сөембикә проспектында булган. 12нче модельле «Лада» автомобиле белән идарә итүче 19 яшьлек егет светофорның кызыл төсенә юл аша чыгып барган 29 яшьлек җәяүлене таптаткан.

Ир-ат алган имгәнүләрдән урында ук үлгән.


Фикер өстәү