Россиядә эшләүче пенсионерларга пенсия индексациясен кире кайтарырга тәкъдим иттеләр

Эшләүче пенсионерларга пенсияләрне индексацияләүне яңартырга тәкъдим иттеләр. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Проект Дәүләт Думасында «Бердәм Россия» фракциясе тарафыннан эшләнгән. Хәзерге вакытта документ Россия Министрлар Кабинетына карауга тапшырылган.

Дәүләт Думасында фракция башлыгының беренче урынбасары Андрей Исаев сүзләренчә, бу мәсьәлә Пенсия фонды һәм Россия Хезмәт министрлыгы белән тикшерелгән.

«Без бу уңайдан Хөкүмәткә үз тәкъдимнәребезне тапшырдык. Хәзер безнең тәкъдимнәргә җавап көтәбез», — диде депутат.

Исаев сөйләгәнчә, инициатива бер үк вакытта эшләвен дәвам итүче барлык пенсионерлар өчен дә этаплап индексацияне торгызу турындагы тәкъдимне үз эченә ала.

«Иң яхшы вариантны тормышка ашыру мөмкин булмаган очракта, компромисс тәкъдимнәр дә булды», — дип йомгаклады ул.

Россиядә гражданнарның әлеге категориясе пенсиясенә төзәтмәләр 1 августтан башланды.

/Татар-информ


Фикер өстәү