Рөстәм Миңнеханов: Ковидка каршы чаралар үтәлешен контрольдә тотуны көчәйтү кирәк

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шәһәр һәм район башлыкларына, предприятие һәм оешма җитәкчеләренә, хокук тәртибе органнарына, Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенә (Роспотребнадзор) мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте учреждениеләрендә ковидка каршы чаралар үткәрүгә контрольне көчәйтергә кушты. Ул Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә шул хакта сөйләде. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Президент белдергәнчә, хәзер Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыручылар саны артуы күзәтелә. Узган атнада яңа очраклар 0,3 процентка артса, бу атнада 0,4 процент булган. Республика территориясендә көн саен Covid-19 инфекциясенең 30-35 очрагы теркәлә. Соңгы мәгълүматлар буенча, Татарстанда 7515 кешенең авыртуы ачыкланган, 6362 кеше терелгән. 85 пациент үлгән.

Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, санитар-эпидемиологик вазгыять катлаулануга гражданнарның ковидка каршы чаралар үтәмәве дә йогынты ясаган.

«Без вазгыять катлауланганын күрәбез. Белгечләр сүзләренчә, авырулар саны кешеләрнең тынычлануы һәм профилактика чараларын үтәмәве аркасында арта. Мин яңадан чикләү режимын кертүне теләмәс идем. Моның өчен безгә санитар-эпидемиологик чараларны төгәл үтәргә кирәк: социаль дистанция, битлек киеп йөрү, кул гигиенасы, гриппка каршы вакцинация һәм кискен тын юллары авырулары (ОРВИ) билгеләре барлыкка килгәндә булганда үзизоляция», — диде ул.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы билгеләнгән чараларының үтәлешен тикшереп тора. Хәзерге вакытта алар зур эш башкарган — Татарстанның 16 районында эшләрнең торышы тикшерелгән, җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре арасыннан 100гә якын төркем оештырылган, алар соңгы җиде көндә 1,7 мең объектны тикшергән.

«Мондый төркемнәр бөтен җирдә дә төзелергә тиеш», — диде Татарстан Республикасы Президенты.

Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре республиканың барлык тикшерелгән районнарында диярлек хокук бозу очракларының шактый булуын ачыклый.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчелегенә мөрәҗәгать итте. Ул аларга койка фонды резервын даими мониторинглауны алып барырга, кирәкле препаратлар, шәхси саклану чаралары һәм диагностика тестлары запасын тәэмин итәргә, шулай ук гриппка каршы прививка кампаниясен дәвам итәргә кушты. Әмма шул ук вакытта планлы медицина ярдәме күрсәтү турында да онытмаска кирәк, дип нәтиҗә ясады ул.

/Татар-информ


Фикер өстәү