Балалар бакчасына әти-әниләр уенчык алырга тиешме?

Беркөнне чүплеккә зур-зур аю, куян кебек бик күп йомшак уенчыклар чыгарып атканнар. Күп­ме акча, күпме уен­чык… Боларны берәр авыр хәлле гаиләгә яки бакчага биреп булмый­мыни? Үтеп-сүтеп йөрүчеләр дә, аптырап, шулай ди. Гомумән, бакчаларда уенчыклар җитәме?

Биргәнне алалармы?

Пеләш чебурашкасын күтәреп, көн саен бакчага барган кечкенә Илфатны күргәч тә, уенчыгын шулкадәр яратамы, әллә уенчыклар җитмиме икән, дигән уйлар туа. Мәгариф темасын яктыртучы журналист буларак, хезмәттәшләрем дә бакчага нинди уенчыклар бирергә яравы һәм ярамавы турында еш сорый. Әти-әни­ләрдән дә, бакчага уенчыклар бүләк итәбез, дигән сүзләрне дә ишетергә туры килә. Бу яхшымы, начармы? Хөкүмәт уенчыкларга акча бирәме? Кыскасы, сораулар шактый җыелды кебек.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, уенчыклар сатып алу уку-укыту программаларын гамәлгә ашыруга районнарга субвенция рәвешендә хезмәткә түләүгә, дәреслекләр һәм уку әсбаплары, уку чаралары, уенчыклар сатып алуга бүлеп бирелә торган республика бюджеты акчасы исәбеннән (биналарны карап тотуга һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә чыгымнардан тыш) башкарыла. Чыгымнарның нормативлары Татарстан Министрлар Кабинетының «Татарстан мәктәпкәчә муниципаль мәгариф оешмалары эшчәнлеген норматив финанслау турында»гы 2019 елның 2 июлендәге 546 номерлы карары белән билгеләнгән. Мәктәпкәчә белем бирүнең уку-укыту прог­раммаларын гамәлгә ашыруга финанс чыгымнары нормативлары ел саен

Татарстан Законы белән раслана. Әти-әниләр үз теләкләре белән мәгариф оешмасына хәйрия яр­дә­ме күрсәтә, шул исәптән, файдаланылган уенчыкларын да бирә ала. Әмма алар СанПиН таләп­ләренә җавап бирергә тиеш.

Бөтен кеше дә баласының уенчыгын чүплеккә чыгарып атмый. Кемдер гомер буена саклый, кемдер бакчаларга бүләк итә. Моннан 4-5 ел элек Азнакай районында «Уенчыкларга икенче тормыш бүләк ит» акциясе оештырганнарын бе­ләм. Шәһәрнең 8 нче мәктәбе укучылары әле дә яз-көз айларында узучы «Игелек атнасы» кысасында үзләренең уенчыкларын «Айсылу» бакчасына тапшыра икән.

– Без бу бакчага шефлык итәбез. Йомшак уенчыкларны кабул итмиләр. Ә ме­нә машина, поезд, курчак, лего һәм башкаларны теләп алалар. Укучыларыбыз, ташларга кызганыч, алар бит өр-яңа кебек, дип китерәләр. Балаларга уйнарга уенчык була, – ди мәктәпнең педагог-оеш­тыручысы Фәридә Шәфигуллина.

Авыл бакчаларның да уенчыклар белән ни дәрәҗәдә тәэмин ителешен белештек. Авыл баласы аптырап тормый бит ул, утыннан да – курчак, пластмасса шешәдән уенчык ясап уйнарга мөмкин.

– Пластмасса шешәләрдән уенчыклар ясап уйнау юк. Моңа кадәр аннан бакчаны бизәр өчен пальмаларга кадәр ясый идек. Хәзер аларны да алып бетердек. Теләсә нәрсә белән уйнатырга ярамый. СанПиН таләпләренә туры килгәне генә ярый. Уенчыклар җитә, аларны биреп торалар, – диде Кукмара районындагы бер бакча мөдире.

Теләче районының Айдар авылында 100дән артык хуҗалык исәпләнсә дә, бакчага нибары ике бала йөри. 2013 елда кыскарту нәтиҗәсендә бакча мәктәпкә кушылган.

– Икесе дә – кызлар. Алар күбрәк курчак, өстәл уеннары уйныйлар. Пластмасса уенчыклар белән уйнау бөтенләй юк. Уенчыклар җитә. Әти-әниләрдән дә сорамыйбыз. Бала булса, без шуңа да сөенәбез. Моңа кадәр 6-8 бала йөргәне дә булды. Авылда яшьләр калмый, шәһәргә китә, – ди бакча мөдире Әлфирә Зәйнуллина.

Бакчага жәл түгел

«Ватаным Татарстан» газетасының «ВКонтакте» челтәрендәге сәхифәсендә «Бакчаларга уенчык бирәсезме?» дигән сораштыру үткәрдек. Анда катнашучыларның 40 проценты – «әйе», 60 проценты «юк» дип җавап биргән.

– Ике кызыбыз бар. Аларны төрле бакчаларга йөртергә туры килде. Берсе һаман да йөри әле. Бакчаларда уенчыклар җитми. Комлыкта уйнар өчен барлык балага җитәрлек итеп, чиләген, көрәген һәм башка әсбапларны сатып алдык. Өйдәге уенчыкларны да алып барабыз. Йомшак­ларын ярамый, дөрес. Тәрбиячеләр: «Туган көннәрендә баллы әйберләр алып килмәгез, төркемдә уйнарга берәр уенчык булса, бик әйбәт», – дип тәкъдим итәләр иде. Моның өчен 1,5 – 2 мең сум акча китә. Берәү дә акчасын кызганмый. Бакча – икенче йорт ул. Өйгә каткач, баланың уйнарга вакыты калмый, арып кайталар, – ди Казанда яшәүче Лилия Гайнуллина.

Башкалада тәрбияче булып эшләүче Гүзәлия Дәминова да уенчыклар җитмәвен яшермәде:

– Балалар күп. Кайчак әти-әни­ләр­дән дә уенчыклар алып килүләрен үтенәбез. Кечкенә балалар зур уенчыклар белән уйнаса, зурраклары вакларын ярата. Кайбер балаларның уенчыкка бөтенләй исе китми. Бер бала үзенең букчасы белән уйный, шуны тотып йоклый. Өеннән алып килгән филне кочаклап йөрүче сабый да бар. Кечкенәрәкләрнең бер уенчыкка берьюлы күзе төшсә, тарткалаша башларга да мөмкин. Тәрбиячеләр моңа юл куймый. Шуңа күрә бер төрле берничә уенчык сатып алабыз. Уенчыкларны иртә-кич юып торабыз, – ди Гүзәлия ханым.

Фикер

Әлфия Уразова, Казандагы 23 нче бакча мөдире:

– Минем уенчыкларны чүплеккә чыгарып атарга кулым бармас иде. Алардан ишегалдын матурлар өчен бер почмак ясап куеп була. Балаларның йомшак уенчыкларын чистарттырдык та, онык­лар уйный. Юрганыңа карап, аягыңны сузасың. Без чит кешеләрдән файдаланылган уенчыклар кабул итмибез. Йомшак уенчыкларыбыз да бар, әмма аларны төркемнәргә бирмибез. Әкиятләр куйганда файдаланабыз. Нәрсә генә сатып алсак та, кайда җитештерелүе турында сертификат кирәк. Бу бакчада 43 ел эшлим инде. Уенчыклар җитә. Элек, әлбәттә, күбрәк иде. Махсус склад та бар иде. Сабыйлар беренче көннәрен бакчага барган чакта гына үз уенчыкларын алырга рөхсәт итәбез. Әгәр бала еллар буе өеннән яраткан уенчыгын күтәреп килә икән, бу – әти-әни яратуы җитеп бетмәгән дигән сүз. Алар белән аралашырга кирәк.

Чулпан Гарифуллина, журналист:

– Балалар бакчасына үз уенчыкларыбыз белән дә килә идек. Хәтерлим, кемдер балалар бакчасына зур йомшак аю да калдырган булган. Ул йомшак аю өстендә аунау да күңелле иде. Тузаны да, фәләне дә булмады, борчылмадык та, курыкмадык та. Уенчык­ларга чикләүләр куймаудан гына кешелексез, авыру булып үсмәдек, шөкер. Киресенчә, бүлешергә өйрәндек. Кемдер машинасын алып килә, кемдер курчагын. Аларны алмашып уйный идек. Мәҗбүриләп сатып алдыру яклы түгелмен. Өйдән алып килсәләр, җиткән бит. Кемнәрдәдер гаиләдә өчәр-дүртәр бала, уенчыклар җыела, кала. Барыбер чыгарып ташлыйсы.

Белеп торыгыз!

Роспотребнадзорның Татарстан буенча ида­рәсеннән уен­чык­­ларга таләпләр турында да белештек.

  • Кулланган йомшак уенчык кирәкме?

Бакчаларда санитар-эпидемиологик таләпләргә җавап бирә торган, балалар сәламәтлеге өчен куркыныч тудырмаган, юарга, эшкәртергә мөмкин булган уенчыклар файдаланыла. Йомшак уенчыкларны дидактик әсбаплар сыйфатында гына кулланырга кирәк. Кулланылган плүш уенчыклар балаларның куркынычсызлыгын гарантияләми, аларны балалар уеннары өчен кулланырга рөхсәт ителми.

  • Ниндине бүләк итәргә ярый?

Кулланылган, ватык уенчыкларны бүләк итү тыела. Алар «Уенчыкларның куркынычсызлыгы турында» Таможня берлегенең техник регламенты (ТР ТС 008/2011) таләпләренә җавап бирергә тиеш. Язуында уенчыкның исеме, кайсы илдә җитештерелүе, товар билгесе, элемтә өчен мәгълүмат булу, бала яшенә туры килүе, куллану вакыты, җитештерү вакыты язылу мөһим.

  • Үз уенчыгың белән килергә ярыймы?

Балаларга үз уенчыклары белән килергә ярамый дигән чикләү юк. Әмма тиеш­ле таләпләргә туры килмәгәндә, бакча мөдире аны чикли ала.

  • Уенчыклар чистамы?

Уенчыклар көн азагында, кечкенә яшьтәге балалар төркемнәрендә көненә ике тапкыр юыла. Курчак киемнәре пычранса, сабын белән юыла.

ФОТО: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү