Октябрьнең икенче яртысында һава торышы нинди булачагын фаразладылар

Россиянең бөтен территориясендә октябрьнең икенче декадасы аномаль җылы булачак. РФ Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгына сылтама белән Татар-информ хәбәр итә.

«Илебезнең бөтен территориясендә октябрьнең икенче декадасы җылы булачак. Бу аномалияләр бөтен җирдә дә уңай дигән сүз», — дип ачыклык кертте Вильфанд.

Шул ук вакытта, синоптик илнең төрле өлешләрендә климатик нормалар бер-берсеннән аерылып торуын искәртте. Шунлыктан аномаль җылылык та төрлечә булачак.

Ул Якутиянең төньягын мисал итеп китерде, анда хәзер көндезге температура нульдән югары. Бу елның әлеге вакытында бик сирәк була торган күренеш, диде метеоролог.

«Татар-информ» агентлыгы алдагы көннәрдә төбәктә тәүлеклек уртача температура күпьеллык күрсәткечләрдән 5-7 градуска югарырак булачагы хакында хәбәр иткән иде.

 


Фикер өстәү