Халыкның җелеген суырган ачлык: без белгән һәм белмәгән хакыйкать ниләр яшерә?

Бүген бездә кунакта – Тәэминә ханым Биктимерова. Әтнә районының Яңа Шимбер авылында туып үскән гап-гади авыл кызы, югары белем алып, күп еллар Казан авиация институтында партия тарихы дәресләре укыта, аннан фәнни эшкә кереп чума. Төрле чорда үз тормышларын куркыныч астына куеп, милләтебезгә, илебезгә хезмәт иткән хатын-кызлар кызыксындыра аны. Аларның язмышын ачыклау өчен кая гына барып чыкмый да, кемнәр белән генә сөйләшми. Нәтиҗәсе – кандидатлык диссертациясе. «Ил язмышын салып иңнәреңә» дип аталган китап та дөнья күрә. Әйтергә кирәк, Тәэминә апа үзе дә – шундый фидакарьләрнең берсе. 12 октябрьдә 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче галимәнең башка темаларны колачлаган фәнни-популяр эшләре 300гә якын. Бүген без аның белән халыкның җелеген суырган ачлык еллары турында сөйләштек.

:: Тәэминә ханым, ТАССР төзелүгә, аның өстенә килеп төшкән бәла-казаларның иң дәһшәтлесе – мөгаен, 1920 елда башланган ачлык булгандыр. Тыелган тема булса да, соңгы елларда бу афәт турында бик күп язылды, сөйләнде. Буыннан-буынга күчкән истәлекләр дә саклана. Әмма нишләптер, ачлыкның сәбәбен күбрәк 1921 елда булган корылыкка, иген уңмауга кайтарып калдыралар…

– Бу дөреслеккә туры килеп бетми. Тарихчы галимнәребезнең биргән бәяләре башкача. Без бу хакта киләчәк буынга әйтеп калдырырга тиеш дип саныйм. Ачлык ни сәбәптән башланган һәм шундый коточкыч дәрәҗәдә таралган соң? Моның сәбәпләре күп. Беренчесе – Германия белән 1914 елгы сугыш. Авылда ир-ат көче аз калып, күп җирләр чәчелми. Икенчесе – Гражданнар сугышы вакытында халыкны Дутов, Колчак армияләре талап китә. Һәм иң фаҗигалесе – республиканы төзү турында сүз алып барганда ук, 1920 ел башында, Татарстанга 10 миллион 120 мең пот икмәк әзерләү планы йөкләнә. Бу планның биниһая зур булуы турында Татарстан партия өлкә комитетының беренче конференциясендә бюро әгъзасы Иван Дерунов болай ди: «Әгәр дә без шушы 10 ярым миллион пот икмәк разверсткасын үтәргә тырышабыз икән, ачлыктан котылып булмаячак. Бу планны берничек тә үтәп булмый. Чөнки без авылның соңгы җебенә кадәр тартып-йолкып бетердек. Анда бер бөртек ашлык калмады».

:: Җитәкчеләр нинди фикердә була?

– Яңа оешкан хөкүмәт башында торган Сәхипгәрәй Сәетгалиев һәм аның тарафдарлары үзәктән төшерелгән планны аеруча үҗәтлек белән үтәргә керешәләр. Тиз генә крестьяннарга мөрәҗәгать әзерләнә. Анда разверстка планының берсүзсез үтәлергә тиешлеге, үтәмәгән кешенең җавапка тартылачагы әйтелә.

:: Каршы чыгучылар буламы?

– Бу вакытта ВРК (Вакытлы революцион комитет) секретаре булган Шамил Усманов: «Мин халкыма чыгарылган үлем карарына кул куярга теләмим», – дип, документка кул куюдан баш тарта. Җир эшләре халык комиссары Юныс Вәлидов та кул куймый. Әмма сәетгалиевчеләр бу каршы чыгуларга колак салмыйлар.

:: Белгәнебезчә, бу хәлләр белән килешмичә, күп җирләрдә крестьяннар баш күтәрә…

– Арча кантонының Арбор, Шубан, Әтнә, Кышлау крестьян­­нары, тартып алынган ашлыкны кире кайтарырга теләп, һөҗүмнәр оештыралар. Минзәлә, Бөгелмә кантоннарында тарихка «Сәнәкчеләр фетнәсе» исеме белән кереп калган восстание башланып, тиз арада башка кантоннарга да җәелә. Сүз дә юк, бу күтәрелешләр рәхимсез төстә бастырыла.

:: Бу инде – продразверстка планы үтәлгән дигән сүз…

– 1920 елның 1 декабренә план 102 процентка үтәлә. Ашлыктан тыш, крестьяннардан 380 мең поттан артык ит,1 млн 652 пот бәрәңге, 17 млн данә йомырка, 11 мең пот май, 8 мең 880 пот бал, 227 мең 344 данә тире, 13 мең 276 пот йон, 4 мең 838 пот җитен, 4 мең 639 пот киндер сүсе талап алына. Шулай итеп, крестьяннар киемсез калыр­га да мәҗбүр була, чөнки ул вакытта алар үзләре өчен кием-салымны мал тиресеннән, йоннан, киндердән тегәләр. Республиканың тегү һәм аяк киемнәре әзерләү предприятиеләре булган запасларыннан кием-салымны армия өчен тегә. Шушы хәлләргә карамастан, Бөтентатар гадәттән тыш хәл комиссиясе халыктан, көчләп, җылы кием җыю кампаниясен җәелдерә. Боларга өстәп, халыктан «чәчүлек орлыкны җыеп, җәмәгать амбарларына салабыз» дигән мәкерле сылтау белән, тагын 2 млн ярым пот икмәк тартып алына. Шулай итеп, 1921 елга халык икмәксез, чәчүлек орлыксыз килеп керә. 1921 елның кышы бик салкын килә. Аннан соң коточкыч корылык башлана. Татар җиренә бер тамчы яңгыр төшми. Җирләр шартлап ярыла.

Ачлык үзе белән тагын бер афәтне алып килә. Ул да булса – тиф авыруы. Бу чирдән үлүчеләр саны 1920 елда ук 218 меңнән артып китә. Крестьяннарны тәмам бөлгенлеккә төшергән бәла-казаның тагын берсе – янгыннар. Ул чорда тулы бер авыллар дөрләп яна.

:: Авыл халкы үзенчә бу хәлләрдән чыгу юлын таба да кебек…

– Алар, гомер иткән җирләрен ташлап, Урта Азиягә, Себергә барып сыенырга тели. Юллар мөһаҗирләр һәм мәетләр белән тула. Татарстанны бу чорда 232 меңнән артык кеше ташлап китәргә мәҗбүр була.

:: Шундый авыр вазгыятьтә ярдәм кулы сузучылар табыламы?

– 1921 елның августында Совет хөкүмәте, Владимир Ленин үзе, ярдәм сорап, халыкара хәйрия оешмаларына мөрәҗәгать итә. Бу эшкә илнең билгеле шәхесләрен җәлеп итәләр. Мәсәлән, Максим Горький, Америкадан ярдәм сорап, биг­рәк тә ач балаларны коткарырга кирәклегенә басым ясый. 1921 елның 18 июлендә Мәскәүдә Ачларга ярдәм оештыру буенча үзәк комиссия (Помгол) төзелә. Мондый оешма ачлыктан интеккән башка төбәкләрдә дә оештырыла. Татарстанда аны Рәүф Сабиров җитәкли. Бу вакытка Татарстанда соң дәрәҗәдә ачыгучылар саны 2 млн 462 мең 599 кеше исәпләнә. Республикага төрле төбәкләрдән ярдәм килә баш­лый. Әмма ачлыктан интеккән башка төбәкләр белән чагыштырганда, бездә аның күләме бик аз була. Җитмәсә, ашлыкның күп өлешен 1922 елның язына чәчүлек материалы итеп салып куярга кирәк. Ачлык башлану белән эмиграциягә киткән татар зыялылары да илдә калган олы шәхесләребезгә ярдәм итә. Шулай ук Диния нәзарәтенең эше аеруча игътибарга лаек. Россия мөфтие Галимҗан Баруди җитәкчелегендә халыкны ачлык афәтеннән коткару планы төзелә. Ул үзе Сталинга рәсми булмаган хат яза.

:: Әле без бәләкәй чакларда да әби-бабайлар ачлык елларында Америкадан килгән ярдәм турында зурлап сөйлиләр иде.

– Американың ачлыкка каршы көрәш комиссиясе (АРА) Казанга 1921 елның 3 сентябрендә килә. Алар, килү белән, балалар учреждениеләрен күзәтү астына ала. «Америкалылар алып килгән азыкның беренче партиясе 50 мең баланы ашатырга җитте», – дип языла шул чорда вакытлы матбугатта. Америкалылар, республикадагы фаҗигане күреп, ярдәмнең күләмен арттырырга вәгъдә бирәләр һәм үтиләр дә. Юллар начар хәлдә булса да, Тәтеш, Чистай, Чаллы, Минзәлә кантоннарында булалар. Американың ярдәм комитеты Татарстанда 1 млн 291 мең 168 кешене туендырып тора. Татарстанның бу вакытта бары 25 мең баланы гына ашатып торырга хәленнән килә. Бу исә – Американың шәфкать оешмасы Татарстанның ярты халкын ач үлемнән коткарып калган дигән сүз.

:: Ачлык территориаль яктан Идел буенда дип саналса да, Татарстандагы кебек фаҗига тирә-якта булмаган дигән фикерләр бар.

– Бу сүзләрне дәлилләү өчен, мин Татарстанга күрсәтелгән ярдәм хакында Мәскәүнең чит илләрдән килгән оешмалар эшчәнлеген күзәтүче вәкаләтле вәкиле Мускатның үзәккә язган хатыннан өзек китерер идем. «Мин сезгә ата-аналарның ачтан үлгән балаларын ашаулары турында рәсми хат җибәргән идем инде, – дип яза ул. – Бу хәл үзе генә дә Татарстандагы катастрофик ачлыкның иң соңгы ноктасына җиткәнен күрсәтмиме?! Статистика мәгълүматларына караганда, Татреспубликада барысы 2797527 кеше исәпләнә, шуларның 969900е – балалар. Ярдәм оешмалары кисәтүенчә, шушы халыкның бары тик 3 проценты гына яңа уңышка хәтле ярдәмсез барып җитә ала. Калганнары ач үлемгә хөкем ителгән…»

:: Ачлык чорында балалар саны шактый кимегән. Моңа, әлбәттә, Россиянең икмәкле өлкәләренә озату өчен Мәгариф комиссариаты каршында эвакуация бюросы оешу да саллы гына тәэсир итә. Дөрес, бер яктан балаларны ачлыктан коткару кебек бу. Икенче яктан, киткәннәрнең бик сирәге кире әйләнеп кайткан.

– Урамнарда, пристань-вокзалларда, ишегалларында, олы юлларда аунап яткан, ачлыктан шешенгән балаларга беренче ярдәмне күрсәтү өчен, Казанда һәм кантоннарда 291 пункт ачыла. Чөнки икмәкле өлкәләргә озатканчы, балаларны башта беттән арындырырга, мунча кертергә, өс киемнәре табарга, медицина ярдәме күрсәтергә кирәк була. Аларны озату өчен махсус санитар поездлары оештырыла. Беренче поезд 1921 елның сентябрендә китә. Татарстаннан барлыгы 30 меңнән артыграк баланы озату күздә тотылган. Әмма архивларда 15 мең бала турында гына мәгълүматлар бар. Киткәннәрнең хәлләре әйбәттән булмаган. 1922 елның сентябренә 800 бала качып кайткан. Аларның күбесен, балалыкка алабыз дигән булып, ялчы итеп тотканнар. Дөрес, комиссиягә балаларны җибәрү белән бергә кире кайтару эше дә йөкләнгән була. Тик аның җитәкчесе Зөһрә Баимбетованы Бохарага җибәрә­ләр. Ул киткәч, бу эш үз агымына куела. Шул җәһәттән Зөһрә апаның сөйләгән сүзләре йөрәкне тет­рәндергән иде: «Мине Татарстаннан 1922 елда җибәрделәр. Бер дә китәсем килмәгән иде. Киткәч тә, үзем эвакуацияләгән балалар күз алдымнан китмәде. Юкка булмаган икән. Берничә елдан, Кисловодскида ял итеп, Мәскәүгә кайтып барышлый, сеңлем белән вокзалда утырабыз. Безнең татарча сөйләшкәнне ишетеп булса кирәк, сәләмә киемнәрдән бер үсмер бала яныбызга килде. Елый-елый: «Апа, сез Казандагы Зөһрә апаны белмисезме? Безне җибәргәндә, кайтарам, дип вәгъдә иткән иде. Кайта алмадык бит менә. Мин монда бер байда ялчы булып хезмәт итәм, туйганчы ашаганым да юк», – дип үзәгемне өзде». Бу истәлек үзе генә дә татар балаларының фаҗигасе турында сөйли бит инде.

:: Мондый коточкыч хәлләрдән Татарстан халкының хәле кайчанрак рәтләнә башлый?

– 1923 елда хәлләр җиңеләя төшә. Ләкин 600 меңнән артык кешесен югалткан республиканың хәле аннан соң да авыр булган дип белик. 86 мең крестьян хуҗалыгы бөтенләй юкка чыга. Бу саннар төгәл түгел дип уйларга да җирлек бар. Чөнки авылларда кабер казырга да кешеләр булмаганда, кем төгәл итеп саный алсын? Шуңа күрә дә халкыбыз тарихындагы бу фаҗигале еллар һәрберебезне җитди уйланырга, чынбарлыкны ялганнан аера белергә өйрәтергә тиеш.

Әңгәмәдәш – Фәния Әхмәтҗанова
Фото: goldenfront.ru


Фикер өстәү