Кариев театрында премьера: кара күмер кисәкләре эчкерсезлекне таплармы?

Театр сәхнәсендә җансыз манекеннар. Йөзләрендә шатлыгы да, кайгы чалымнары да бар. Яннарында йөреп, Мостай Кәримне бәян итүче актерлар безне аның дөньясына – балачакка алып кереп китә, тирә-яктагы хәлләренә күз ташларга куша.

Кариев театры 33 нче сезонының икенче премьерасын тәкъдим итте. Мостай Кәримнең «Озын-озак балачак» әсәрен Башкортстан режиссеры Илсур Казакбаев сәхнәләштерде. Режиссер алдан ук: «Геройлар үзләре турында үзләре сөйли. Без бу үзенчәлекне сакладык. Классикага мөрәҗәгать итеп тә яңалык кертеп булуын расларга ниятлибез», – дигән иде. Ниятләре чынга ашты, дияргә була. Актерлар уйнамады, без әсәрне тыңладык, тик декорацияләр, биюләр, музыкаль бизәлеш хисләрне уятмый калмады.

«Менә шулай икән. Бәхетле булса да, бәхетсез булса да, безнең бала чагыбыз озын-озак еллар буена артыбыздан ияреп килә. Дөресрәге, безнең күңелебездән китми».

– Проза әсәрен шушы рәвешле бирү, актерларның уйнамыйча гына, хикәяләүче ролендә булуы ошады. Оригиналь текстны рәхәтләнеп сәхнәдән тыңладым. Тик төп «хикәяләүче» сабый бала манекенына Мостай Кәримнең фотосурәтен кую кирәк идеме икән? Әдәби әсәрдә «лирик герой» төшенчәсе бар бит. Автор әсәрнең башыннан ахырына кадәр үзе турында сөйләсә дә, без аны барыбер лирик герой буларак кына кабул итәбез, һәм бу шулай кирәк тә.  Бу – тәҗрибә, әлбәттә. Һәр режиссер әсәрне сәхнәдә үзенчә күрә, – диде спектакль турында шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин.

Повестьның төп героен – Кендекне театрның яшь актеры Булат Гатауллин уйнады. Үткән белән хәзерге буынны бәйләүче Олы инәй ролен Халидә Сөнгатуллина башкарды. Төп хикәяүчеләр алар булса, эпизодларда күренгән Кара Йомагыл, Әсгать, Акйолдыз, Людмила һәм башка геройлар турында да читтән сөйләнде.

«Чәчелеп киткән күмер таплары гына ак карны карага әйләндерә алмый…»

Мостай Кәримнең әлеге әсәре кешелекне борчыган ифрат күп проблемаларны колачлый. Шуларның берсе – ата – ул мөнәсәбәтләре. Үтә беркатлы, әмма эчке байлыгы һәм моңнары белән хәйран итә торган Әсгать һәм шушы дөньяны аңламаучы каты куллы Искәндәр агай – «иң яман каза – ата белән бала дошманлыгы» мисалыдыр. Бу дошманлыкның чик ноктасына җиткән күренеш Александр Пушкинның «Пророк» шигыре белән үрелеп барды. Бу – режиссерның тагын бер өстәмәсе. Мәктәп партасыннан бирле хәтердә уелып калган бу өлеш тагын да тетрәндергеч  булып тоелды миңа.

Балачак күренешләре белән беррәттән спектакльдә мәхәббәт һәм ул тудырган фаҗига дә күрсәтелде. «Ике яртыдан бер булырга тиешле» Акйолдыз һәм Мәрәһим, лирик герой һәм Людмила мәхәббәте. Ахыргылары сөюләрен сөйләшми генә, бию хәрәкәтләре аша белдерелде. Бу хәрәкәтләргә язучы Вахит Имамовның үз фикере:

– Хореография бик аксады. Аңлаешсыз хәрәкәтләр, бер мәгънәсез биюләр. Гомумән, әлеге куелыш Кариев театрын үстерерлек булмады. Манекеннар артында йөргән актерлар да кимсетелде кебек. Мостай Кәримнең, Әсгатьнең битенә кара буяу белән сызуларны да аңламадым. Бер күккә чөеп макталды, бер мыскылланды геройлар, – диде ул. – Спектакльне кую – Мостай Кәримне татарга кайтару, ә яшь театрга Башкортстанга юл ачу өчен кирәк булгандыр.

Әлеге әсәрнең үзенчәлеге шунда: мәңгелек үлчәменә салынган төшенчәләр балачак яшәеше аша, аның самими хыяллары һәм сабыйлык гаделлеге белән, озын-озак балачакның эчкерсезлеге фонында бирелә. Режиссер сайлаган өлешләрдә яшәү, мәхәббәт, үлем фаҗигасе дә, балачакның куаныч-шатлыклары, өзелгән өметләре дә, хыял һәм чынбарлык дөньясы да бар.

«Яшәү белән үлем икесе дә тиң хокуклы. Ләкин икенчесе турында сүз барганда беренчесенең кадере, куанычы, мәгънәсе раслана»

«Озын-озак балачак» узган гасырның 70 нче елларында язылса да, бу төшенчәләрне тормышыбыздан алып атып булмый. Мостай Кәрим геройлары арасында без үзебез дә, безнең якыннарыбыз да бар. Кариев театрына килеп, шул геройларны тагын бер кат күңеленнән үткәргәннәр килешер. Әйләнеп торган дөньяның үзәге Олы инәй, шагыйрь җанлы Әсгать, җансыз Искәндәр агай һәм яшәү төшенчәсенә үз хыялларын, үз төсен биргән Кендекләр, табигатьнең яратылышын өйрәнүче, тормыш хакыйкатенә төшенергә теләүчеләр бүген дә бардыр ул.

Лилия Гыймазова


Кариев театрында премьера: кара күмер кисәкләре эчкерсезлекне таплармы?” язмасына фикерләр

Җавап Отменить ответ