Эшләүче пенсионерларны сөендерерләрме?

2016 елда эшләүче пенсионерларның пенсиясен индексацияләү туктатылганнан соң, берничә тапкыр кычкырып торган гаделсезлеккә чик кую талпынышлары булып алды. Федераль хөкүмәтнең финанс блогы һәрвакытта да индексацияне кире кайтаруга каршы чыгып килде. Әлеге гамәлнең ил икътисады өчен дә зыянлы булуын исәпләп-исбатлап күрсәтүләр дә булышмады, түрәләр, үз сүзләрендә нык торып, киресен сукалады.

Конституциягә үзгәрешләр кертү фонында тагын бер тапкыр өмет уянды, чөнки Төп Законга елга бер тапкыр пенсионерларның картлык акчасын индексацияләп тору турында акка кара белән язылган иде. Эшлиме, юкмы, пенсионер – пенсионер инде ул, берәүләрнең акчасын арттырып, икенчеләрнекен шул килеш калдыру соңгыларның хокукларын боза иде. Өлкәннәр, үзләренә тиеш хакны даулау өчен, төрле адымнарга барырга мәҗбүр булды. Күләгәдә эшләүгә күчеп, хезмәт хакын конвертларда алу киң таралды. Эштән вакытлыча китеп торып, пенсия индексацияләнгәч, яңадан урнашу ысулы да файдаланылды. Үзмәшгуль булып теркәлеп, индексация кырына әйләнеп кайту юлы пәйда булды беравык. Әйләнеч юллар белән йөрү якларның берсе өчен дә файдалы түгел, бюджет та, пенсионерлар да югалта иде.
Ниһаять, мәсьәләне хәл итүгә Путин катнаша башлавы турында хәбәрләр күренде. Кремль лидеры шул уңайдан хөкүмәткә тәкъдимнәр эшләү турында күрсәтмә биргән икән. Бу хакта «Гадел Россия» партиясе лидеры Миронов беренче булып хәбәр итте. Конституциядә «эшләүче пенсионер», «эшләмәүче пенсионер» дигән төшенчәләр юк бит. Миронов партиясе инде берничә тапкыр Думага индексация тәкъдимнәре белән мөрәҗәгать итеп караган иде, әмма фракциянең закон кабул итү өчен тавышы җитәрлек булмады. Соңгы көннәрдә «Бердәм Россия» партиясенең дә картлык көнендә эшләп йөрүче өлкәннәргә ярдәм итәргә ниятләве турында хәбәрләр күренә башлады. Бу хакта хакимият партиясенең Дәүләт Думасындагы фракциясе рәисенең беренче урынбасары Андрей Исаев рәсми рәвештә хәбәр итте инде. Әле менә “Индексацияне берьюлы кайтарыргамы, әллә азлап-азлап кына тамызыргамы?” дигән сорауга төгәл җавап таба алмыйлар икән. Берьюлы барлык югалткан акчаларны кайтару өчен Пенсия фондының акчасы җитмәс дип фикер йөртәләр. Һәр пенсионерга, күп булса, 3-4 мең сум акча инде ул. Хәзееерге көндә песи яларга да җитәрлек түгел. Әмма ил буенча җыйгач, йөзләгән миллиард сум акча тупланасы икән. Пенсия фондында да, казнада да аның кадәр акча юк дип уйлаучы түрәләр күп. Дөрес, ил бюджетыннан триллионнарны суга салу очраклары да бик күп. Пенсия фондына нечкә ревизия ясасаң, аның үзендә дә байтак акчаның кирәкмәгән тишекләргә тыгылуын күрергә мөмкин булыр иде. Әле менә күптән түгел генә Мәскәүнең Басман суды Пенсия фондының алты югары дәрәҗәдәге хезмәткәрен таш капчыкка тыгу турында карар кабул итте. Дәүләт сатып алуларында кул җылытканнар. Ә болай пенсионерларга бераз акча өстәсәң, ул санаулы көннәр эчендә сатып алынган товарга салымнар рәвешендә кире бюджетка әйләнеп кайта.

Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү