Зәйгә кунакка баргач күрергә кирәкле 6 УРЫН

1 Таҗетдин Ялчыгол исемендәге сквер. Татар дин белгече һәм мәгърифәтче Таҗетдин Ялчыгол хөрмәтенә истәлек билгесе (1763 – 1838). Истәлек билгесенең авторы – Казан скульпторы Асия Миңнуллина. Арка формасындагы стела мәгърифәтченең тормыш юлын сурәтләгән барельефлар белән бизәлгән: Ялчыгол яшәгән, иҗат иткән һәм соңгы урынын тапкан җирләр. Монументаль композициянең үзәге – танылган галим һәм дин эшлеклесе хезмәтен гәүдәләндерүче ачык китап.

2 Туган якны өйрәнү музее. Бина 1902-1903 елларда төзелгән, 1 нче гильдия сәүдәгәре И.Н. Бекетовның элеккеге сәүдә һәм торак йорты. Әлеге музей 1984 елда оештырыла һәм 1985 елның 8 маенда ачыла. Музейда 8 экспозиция-күргәзмә залы бар, анда мамонтлар җәсәдләре, декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре, нумизматика әйберләре коллекцияләре, өй кирәк-яраклары, сирәк документлар, фоторәсемнәр, мемориаль әйберләр, Зәй рәссамнарының рәсемнәре коллекциясе тәкъдим ителгән.

3 Җиңү бульвары – бердәм мемориаль комплекс, Азат итүче сугышчыга һәйкәл, Советлар Союзы Геройлары бюстлары, Мәңгелек ут, чернобыльчеләргә истәлекле таш, илебез өчен авыр вакытта заводларда һәм кырларда эшләгән тыл хезмәтчәннәренә багышланган композицияләрне берләштерә.
4 Мәктәп тавы – шәһәрнең иске өлешендәге тыюлык территориясе, анда XVII-XVIII гасыр­ларда «Заинск» агач ныгытмасы торган. Шуннан ГРЭС һәм Зәй елгасына манзара ачыла.

5 Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркы – шәһәрнең иң матур ял итү урыннарының берсе. Парк төзелеше (2004 ел) Зәй районы башлыгы Ринат Фәрдиев инициативасы белән башланып киткән. Ул эшләгән чорда Карамалы елгасы паркы шәһәрнең энҗе бөртегенә әйләнгән. 2016 елда җәмәгать урыннарын үстерү прог­раммасы кысасында паркның беренче өлеше үзгәртелгән. 2017 елда паркның икенче чираты матурланган.

6 «Федотово» тау чаңгысы комплексы. Федотово авылы янында урнашкан. Урман, тирә-юнендә табигать күренешләре көндәлек мәшәкатьләрдән ял итәргә теләүче, чаңгыда шуарга яратучыларны битараф калдырмаячак. Атта, понида, ишәктә йөрү мөмкинлекләре бар.


Фикер өстәү