«ТАТАR СҮЗЕ» бәйгесе башланды: җиңүчеләрне зур күләмдәге акчалата премияләр көтә

Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе утырышында татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «ТАТАR СҮЗЕ» республика бәйгесе игълан ителде. Ул татар телен һәм әдәбиятын пропагандалау, «классик шигърият» дигән тирән, бай тарихи-мәдәни хәзинәсен саклап калу, милли мәдәният өлкәсендә китапның урынын һәм әһәмиятен билгеләү, нәфис сүз юнәлешендә талантлы башкаручыларны барлау, аларга ярдәм итү һәм иҗади мөмкинлекләрен үстерү өчен оештырыла.

Бәйгедә катнашуга яшь ягыннан чикләүләр юк, аларны дүрт төркемгә бүлеп бәяләячәкләр. Шулай итеп, 10 яшькә кадәр (10 яшьлекләрне дә кертеп) катнашучылар, 11 – 17 яшькә кадәргеләр (17 яшьлекләрне дә кертеп), 18 яшьлек һәм өлкәнрәкләр, профессиональ катнашучылар категорияләре булдырылган.
Бәйге поэзия, проза, мәсәл номинацияләре буенча үткәрелә. Һәрбер номинациядә 3 премия карала:
10 яшькә кадәрге (10 яшьне дә кертеп) катнашучылар арасында:
I урын – 30 000 (утыз мең) сум
II урын – 25 000 (егерме биш мең) сум
III урын – 20 000 (егерме мең) сум.

11 яшьтән 17 яшькә кадәрге (17 яшьне дә кертеп) катнашучылар арасында:
I урын – 45 000 (кырык биш мең) сум
II урын – 35 000 (утыз биш мең) сум
III урын – 25 000 (егерме биш мең) сум.

18 яшьлек һәм өлкәнрәк катнашучылар арасында:
I урын – 50 000 (илле мең) сум
II урын – 40 000 (кырык мең) сум
III урын – 30 000 (утыз мең) сум.

Профессиональ катнашучылар өчен премия:
I урын – 100 000 (йөз мең) сум
II урын – 80 000 (сиксән мең) сум
III урын – 70 000 (җитмеш мең) сум.
Бәйге татар телендә үткәрелә. Катнашучылар барлык номинацияләр (поэзия, проза, мәсәл) буенча конкурс эшләре тәкъдим итәргә мөмкин. Бәйге эше яттан сөйләнгән яисә укылган монолог яки диалог рәвешендә әдәби әсәрне бәян итүдән гыйбарәт чыгыш булырга тиеш. Чыгышы музыкаль бизәлеш белән барырга мөмкин. Бәян ителә торган әдәби әсәр катнашучының яшенә туры килергә тиеш. Чыгыш ясау вакыты 5 минуттан артмаска тиеш.

«ТАТАR СҮЗЕ» ике этапта уздырыла һәм гала-концерт белән төгәлләнә. Бәйге эшләрен сайлап алу шарты катнашучыларның башкару осталыгыннан (актерлык осталыгы, дикция һ.б.), шулай ук чыгышның (шул исәптән костюмның, реквизитның, музыкаль бизәлешнең) оригиналь булуыннан гыйбарәт.
Беренче этапта (сайлап алу этабы) катнашучылар үз эшләрен видеоязма рәвешендә электрон форматта tatarsuze@tatfil.ru электрон почта адресына яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (919) 690-04-22 номерына җибәрәләр. Аңа катнашучының визит карточкасы (контакт белешмәләре) кушып бирелергә тиеш. Беренче этап эшләре 2020 елның 15 декабренә кадәр (15 декабрьне дә кертеп) кабул ителә. Икенче этапта катнашучылар жюри алдында чыгыш ясый, ул 2021 елның 20 февралендә уздырыла. Җиңүчеләр ачык тавыш бирү юлы белән билгеләнә. Гала-концерт Халыкара туган тел көнендә – 2021 елның 21 февралендә үткәрелә.


Фикер өстәү