Рөстәм Миңнеханов: «Авыл җирләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы чараларын тормышка ашыру планлы режимда бара»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Авыл хуҗалыгы оператив штабының «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасын тормышка ашыру мәсьәләләренә багышланган утырышында катнашты. Видеоконференция режимындагы утырышны федераль аграр ведомство башлыгы Дмитрий Патрушев уздырды. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Патрушев искәрткәнчә, быел дәүләт программасы чараларын гамәлгә ашыруга федераль бюджеттан 35,9 млрд сум каралган. Бу акчаларның күп өлеше ил төбәкләренә җибәрелгән, бүген бу акчаларның 50,2 проценты тотылган.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, 2020 елга программа буенча Татарстан акчаларының лимиты 2 млрд 168 млн сум тәшкил итә, тулаем башкарылган эшләр күләме 78 процент. Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, ел ахырына кадәр республика планлаштырылган эшләрнең үтәлешен 100 процентка җиткерүне һәм акчаларны тулысынча тотып бетерүне тәэмин итәчәк.

Республика җитәкчесе һәр чара турында тулырак сөйләде. Шулай итеп, ел ахырына кадәр 7 чакрым озынлыкта газ бүлү челтәрләре, 25,5 чакрым суүткәргеч уздыру планлаштырыла. Шулай ук торак төзелеше мәйданнарын комплекслы төзекләндерү буенча ун проект тормышка ашырыла. Башкарылган эшләр күләме 95 процентны тәшкил итә. Эшләрне тулысынча төгәлләү һәм акчаларны үзләштерү ноябрь уртасына планлаштырылган.

Шулай ук 126 гаиләнең торак шартларын яхшырту өчен 8,2 мең квадрат метр торак төзү буенча да эшләр төгәлләнгән диярлек. Акчалар тулысынча үзләштерелгән. Октябрьдә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән наемга бирү өчен торак төзү буенча өстәмә килешүләр төзелгән.

Авыл ипотекасы авыл халкына ярдәм итү өчен нәтиҗәле алым булып тора. Татарстанда гомуми суммасы 2,3 млрд сум булган 1 меңнән күбрәк кредит бирелгән.

Авыл җирләрен төзекләндерү буенча (501 объект) Татарстанда планлаштырылган эшләрнең 80 проценты эшләнгән. Гомуми төзелеш эшләре беткән диярлек, җиһазлар кайтару һәм монтажлау эшләре башкарыла. Эшләрне 20 ноябрьгә тәмамларга планлаштыралар.

«Авыл җирләренең заманча йөзе» программасы буенча Яшел Үзән районының Октябрьский бистәсендә су агызу системасында блоклы чистарту корылмалары төзелергә тиеш. Объектны кулланылышка тапшыру һәм акчаларны үзләштерү декабрьгә планлаштырылган.

Авылларда транспорт инфраструктурасын үстерү проекты 91 процентка башкарылган. 15 чакрым автомобиль юлында (алты объект) төзелеш эшләре бара.

«Шулай итеп, хәзерге вакытта „Авыл җирләрен комплекслы үстерү“ дәүләт программасы чараларын тормышка ашыру планлы режимда бара», — дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов. Шулай ук, бюджет акчалары 20 декабрьгә тулысынча үзләштерелеп бетәчәк дип белдерде.


Фикер өстәү