Бер ялгыш – бер гомергә җитәр ВИЧ-инфекцияле килеш ничек яшәргә?

Барысын да беләбез бит без. Башкаларның гыйбрәт булырлык тарихын “тукта әле, минем белән дә шундый хәл килеп чыкса, нишләрмен?” дип, колакка чорнак куя гына белмибез. Кемнеңдер киңәшләр биреп, акыл өйрәтүенә дә көлеп кенә карыйбыз. Әмма көлеп кенә кабул итәргә ярамаган нәрсәләр дә бар шул дөньяда. Вакытында чарасы күрелмәгән чирләр дә әнә шулар рәтендә. Сүзебез замана афәте – ВИЧ-инфекция турында.

Аермасы нидә?

Әле дә ВИЧ һәм СПИД дигәннәрне бер чир дип уйлыйсыз икән, ялгышасыз. ВИЧ белән теләсә кем авырып китә ала. СПИДны алай йоктырып булмый. ВИЧның соңгы стадиясе СПИД була. Аннан инде дәваланып та булмый, шул рәвешле кешеләр үлә.

ВИЧның билгеләре дә гадәти кебек. Шундук кешенең кыяфәтенә чыгып, “син ВИЧлы” дип кычкырып тормаска да мөмкин. ВИЧ инфекция йоктыручыларның 50-70 проценты беренче-икенче атнада ОРЗ вакытындагы кебек симптомнар кичерә: лимфа төеннәренең зурая, калтырана башлыйсың, йокы килә, баш авырта, күз әчетә, яктыдан курку, тәнгә тимгелләр чыгу, томау төшү… Болар 2-4 атнадан юкка чыга һәм вирус симптомнары күренми. Бу чор еллар буе дәвам итәргә мөмкин, әмма инфекцияле кешеләрнең гомере 10-15 елдан артмый.

СПИД – чирнең икенче чоры, ул 6 айдан 2 елга кадәр дәвам итә. СПИД кешенең үпкәсен дә зарарлый, эчәк, тире бозылу авыруларын да китереп чыгара, нерв системасын какшата. Күп очракта тиредә һәм лайлалы тышчаларда төзәлми торган яралар барлыкка килә.

Бу елның февралендә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгында илдә ВИЧ буенча вазгыять киеренке кала, дип хәбәр иткәннәр иде. Әмма беренче тапкыр ачыкланган ВИЧ-инфекциялеләрнең кимү тенденциясе дә күзәтелүе билгеле булды. 2019 елда ВИЧның 80 118 яңа очрагы ачыкланган. Бу 2016 ел белән чагыштырган 7,5 процентка кимрәк. Ул елны 86 519 чирле барлыгы билгеле булган иде.

Яраткач, ышанасың

Светлана Изамбаева исеме күпләргә таныштыр, мөгаен. Россиядә үезнең ВИЧ статусы турында җәмәгатьчелеккә ачыктан-ачык әйткән беренче хатын-кыз ул. Аның тормышы, гомумән, хәзер алып барган эшчәнлеге күпләргә гыйбрәт булырлык. Ә чир белән Светлана ханым 22 яшендә очраша. Сәбәбе шул – артык ышанган һәм яраткан кешесе белән сакланмый-нитми җенси мөнәсәбәткә керү.

– Кара диңгездә бер егет белән таныштым. Яраттым мин аны. Кияүгә чыгармын дип хыялландым. Баш югалтып гашыйк булгач, әллә ни артыгын уйламыйсың да бит инде… – дип бәян итте Светлана үз тарихын. – Кыш иде. Болай гына дип, медицина тикшерүенә бардым. Канга анализ ясаган шәфкать туташы яңадан кан бирергә сорады. Анализлар исә миндә “теге” авыру барлыгын күрсәтте. Сигез ел гомерең калган, диделәр. Еламаганым калмады. Проблемалар да күп. Үләргә дә әзер идем инде.

Чирен башта әнисенә сөйли. Иптәш кызы, сеңлесе бу хакта белә иде икән инде… Светлананы шул чагында үз авыруы түгел, ә кеше сүзе куркыта. Әнисе дә шулай дип җанын телгәләп тора…

Шөкер, “сигез ел гомере”н әле дә яши Светлана. Башкаларга ярдәм итү, башкаларга булышуга башаягы белән чумган ул. Сүз беләнме, гамәл беләнме, мөһим түгел – ярдәм көткәннәргә терәк, таяныч ул! Светлана Изамбаева 2008 елны СПИД-авы¬рулар өчен үзенең фондын булдырды. Әледән-әле очрашуларда катнашып, чир турында сөйләп, аның белән дә яшәп булуын исбатлап, күпме кешегә өмет биреп тора ул.

Светлана ВИЧ-инфекцияле килеш тә гаилә кора. “Ирем дә үзем кебек үк – ВИЧ-инфекцияле кеше. Мине ул “Мисс позитив” дигән бәйгедә очратты. Нәкъ шул бәйгедә мин ачыктан-ачык үземнең диагнозым турында бөтен җәмәгатьчелеккә әйттем дә бит. Күрәчәгем булгандыр. Башкалар минем ялгышымны кабатламасын, дидем”, – ди ул.

“Кил, сөйләшербез”

Әлбәттә, үзенең чирле булуын белә торып та, моны инкарь итүчеләр табыла. Үз тарихлары белән уртаклашсын, башкаларга гыйбрәт булсын дип әлеге чир белән яшәүче кешеләрне эзләгәндә дә үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртучыларга юлыктык.
− Бу авыру белән дә яшәп булырга мөмкин икәнен язмабыз аша күрсәтергә телибез. Сезнең тарихны да язып булмасмы, − дип мөрәҗәгать иттек бер чир йоктырган ир-атка. Риза булган төсле иде. Әмма шарты булып чыкты.
− Мин үз тарихымны болай гына сөйләмим, − диде.
− Ничек сөйлисез соң?
− Миңа җенси мөнәсәбәткә керү кирәк! Кил, сөйләшербез. Болай гына танышмыйм…
Әллә терапия ала, әллә даруларын куллана, белгән юк бит. Мондый кешеләр күпмеләрнең башына җитеп, чир таратып йөридер – уйларга да куркыныч…

ВИЧ-инфекция ничек тарала?

Шуны истә калдырырга вакыт: ВИЧ-инфекция ишек тоткалары, җәмәгать транспортындагы махсус тоткычлар, баскыч тоткычлары аша да, үбешү, кочаклашу, кул бирешүләр аша да, хайваннар һәм бөҗәкләр тешләве аша да, төчкерү-йөткерү, тир, күз яшьләре аша да, һава-тын юлы аша да, уртак бәдрәф, душ, бассейн, савыт-саба кулланган очракта да кешегә йокмый.

ВИЧ-инфекциянең төп таралу юлы берничә. Ул да булса – кан, ана сөт һәм җенес сыеклыклары.
ВИЧ белән чирләп китү өчен уйланылмаган бер адым да җитә. Ул да булса – саклану чарасыз җенси мөнәсәбәткә керү. Белгечләр дә контрацепция кулланып җенси мөнәсәбәткә керүне чирдән 100 процент саклану чарасы булуын искәртә.

Чулпан Гарифуллина әзерләде

 


Фикер өстәү