Коронавирус белән авырган Айсылу Галиева КӨНДӘЛЕГЕ

«Бернинди симптомсыз башланды»
Татарстан китап нәшриятының балалар редакциясе мөдире Айсылу Галиева Инстаграмда шәхси сәхифәсендә коронавирус йоктыруы, ничек дәвалануы турында көндәлек алып бара. Без аның аның белән элемтәгә кердек, хәлләрен белештек. Айсылу, әйтүенчә, кызы Алиянең бүгенгә хәле әйбәтрәк, үзе дә алга таба. «Кызымның тамагы авырта иде, бәлкем шулай узып китәр», – дип өметләнә ул. Ә көндәлекне исә, табиб ярдәменнән башка дәваланучылар күп булганга, кисәтү өчен башладым, дип әйтә. Шуңа күрә без дә аның көндәлеге белән бүлешергә булдык.

КӨНДӘЛЕК
Кичә ковид йөртүче белән контактта булганга күрә эштән кайтып киткәндә, башта 12 көн нишләп кенә бетәрмен икән дигән уйдан башкасы юк иде. Әйе, барып анализ биреп кайтырга да, тискәре нәтиҗәсен алып, тынычланырга дип планлаштырып йөрдем.
Йогышлы авырулар хастаханәсенә барып, борыннан һәм тамак төбеннән анализ алганда да тыныч идем. Тыныч булмаган кеше кузгалып китәр алдыннан машина тәрәзәсенә килеп төшкән яфракны төшереп утырамы инде, йә? Ишегалдында тезелеп киткән, кайсы КТга, кайсы авыру салырга чират көткән ашыгыч ярдәм машиналарын да битараф кына санап тордым: бер якта унбиш, икенче якта…
Иртәгә әзер буласы нәтиҗәне бүген кич үк хәбәр иттеләр. Әйе, уңай… Психологлар, авыр хәбәрне кеше башта кире кага ди, мин моңа әзер идем бугай инде. Иң беренче эш итеп маска киеп куйдым: өйдә өч бала бит. Мин – сертотмас үрдәк кебек туганнарга, дусларга хәбәр салам: кемнең җәй көне, кемнең әлерәк кенә авырып терелүе хакында ишетәм. Аралаша торган кешеләр бит әле… Киңәшләр бер капчык булды: суны күп эчәргә, организм сораса, ачы әйберләрне күп ашарга, карлыганны теләсә нинди формада (катырган, кайнаткан, болгаткан), ә дарулар типовой протокол инде ул: азитромицин, арбидол, гриппферон һәм канны сыегайта торган препаратлар. Терелеп килүчеләр әйтүенчә, кире чыгарлык булганчы эчәсе дә эчәсе.
Ничек башланамы? Минем бернинди симптом булмады. Ютәл аз гына, бүген борын, тамак кырып тора. Тиз арыта, хәл бетә.
Алдагы ике көндә очрашуларда булырга туры килде, үзем сакланам дип, башкаларны чир ияртүдән саклаганмын, Аллага шөкер, маскамны салмадым. Бүген иртән балаларны мәктәпкә җибәрмәвемә, үземнең дә кермәвемә сөенеп бетә алмыйм: ничә кешене куркыныч астына куяр идек…

Беренче көн
Моны язмас та идем, кичәгедән соң иртән торуыма күп кешедән хәбәр килгән, һәркем үз тәҗрибәсе, я якыннары тәҗрибәсе белән уртаклаша.
Бүген температура уйный: әле менә, әле төшә. Ярты сәгать эчендә өч тапкыр үзгәрде.
Ютәл башланды. Коры, авырып терелүчеләр, какырык чыкмый, диләр, йөткергәндә баш чатнап авырта.
Дарулар эчә башладым: язып барып, исәпкә алып эчәргә куша әтиләре. Өйдә балаларга чир йоктырмыйк дип, бакчага чыгып киттек: лифтта космонавтлар шикелле төшеп барганда, каршыбызга шундый ук космонавт – шәфкать туташы очрады. Шикләнә-шикләнә, безнең этажда туктамасмы дип, аның менеп җиткәнен карап тордык.
Машинада бару бик әшәке икән. 40 минутлык юлны узганчы, баш авыртуга чыдап булмый башлады, гәүдәне нишләтергә белмим, үпкәләр кысылган кебек. Машинадан тәгәрәп төшкәч, караватка кереп аудым. Сулышлар шундук җиңеләеп китте. Димәк, машинада маска белән үз сулышыңны сулау үтерә икән. Табиблар да һавада йөрергә, бакчага, авылга күчеп торырга куша бит. Бакчадан кайтканда, машинага кереп утыргач, тагын кабатланды килгәндәге халәтем. Кайтып тәгәрәдем. Авыз ачасы килми, хәл юк, сулыш алу рәхәт түгел, укшыта… Көне буе ирексезләп эчкәннәр чыгып бетте.
Шушы көн дәвамында ниләр белдем: су, морс, чәй – сыеклыкны күпме күбрәк эчсәң, шулкадәр җиңелрәк. Карлыган бигрәк тә әйбәт, диләр. Сарымсак, кыст, имбир кебек ачы әйберләр (төрле кеше төрлечә әйтә) ашарга кирәк. Сарымсак ашказанына ярамаса, иртәннән суга ваклап турап, кич белән эчеп җибәрергә була.
Ковид симптомнарыннан булган ис, тәм сизү авыруның 4-5 нче көнендә генә бетә икән, димәк, андый сиптомнар белән врачка баручылар инде шактый авырган булып тора.
Иртәгә балалардан тест алырга тиешләр дип көтәбез инде. Аллага тапшырган.

Өченче көн
Кичә өйдә башка чыдый алмыйча, бөтен капкан ризык кире чыгып бетеп, иртәнге яктан бер нәрсә ашамыйча (Айнур, балакай, әни, син бит инде 10 сәгать ашамадың, дип борчыла), кичкесен дә антибиотик эчәр өчен генә көчкә бер кашык капканнан соң… Бүген тагын шулай булырсың, шәһәрдә кислород җитми дип, әтиләре бакчага алып китте. Бару белән мичкә ягып, кояш җылыткан караватка ятып черем итеп, ишегалдына чыгып киттек. Тирә-күрше бакчалар буш. Башка вакыт булса, умырып эшләр идең, хәл юк шул. Киселмәгән пионнарга барып ябышкач та, күкрәк туры кысып алды. Урманга чыгып, яфраклар типкәләп йөрдек шунда. Ятмаска гына! Бакчада аппетит та ачылды: өйдән берни алмаган идек, суган белән кыздырган бәрәңгене, теплицада эленеп торган кыяр белән помидорны ялт иттердек. Бу чирнең шунысы бар: ашагач та хәл китә икән. Әле эчәсең дә эчәсең, су белән тулы корсакка ятуы да кыен бит ул. Фукста, татар ирләре бер утыруда 12 чынаяк чәй эчә, дип укыган идем, безнең 20 генә дә булмагандыр. Ярты көн анда булып, караңгы төшкәч кенә кайтып кердек. Юлда, әлбәттә, маска-перчаткадан, беркемне дә очратмадык, беркемне дә күрмәдек. Бакчадан кайтышлый карасак, Казан өстендә кара сөрем эленеп тора. Ничек итеп шунда иркен сулыш алып булсын инде!
Сәламәт булыгыз!
Р.S. Температура тирбәлеп тора. Эч китә һаман. Йөткерәсе килә, кубарлык әйбер юк. Шулай да кичәге кебек үк итеп баш чатнамый, барыбер йөткерергә куркыта.

Дүртенче көн
Ис сизмим бугай мин: (дүртенче-бишенче көнне бетә диләр иде, чын булган, ахры. Алма иснәп карадым, өрек, лимон – юк кына бит, сизелми! Ахырда яраткан хушбуемны беләзегемә тамызып карыйм, аз гына нидер килгән кебек, кыскасы, дөрес, чынлап та йә кими, йә юкка чыга икән.
Бүген иртәннән ашарга әзерләп бетергәнче хәл бетте (кызың әзерләмимени диеш юк, кичә кич ул да 37,8 температура белән егылды). Көндезгесен дә пешереп, ашатасын ашатып, Алиягә дарулар эчереп бетергәч, әтиләренә, үлә башлаганчы, әйдә Тирән күл тирәсен әйләник, дим. Бакчага барып булмый, ерак, Алиягә врач киләсе бар. Чакырганда «контактный» дип әйтеп чакырдык, врач та кая киләсен белеп килергә тиеш.
Хуш, киттек күл буена. Наратлар кочаклап, сулыш гимнастикалары ясап, термостагы чәйне эчеп, машинада, тәрәзә ачып, бераз хәл җыеп ятып та тордык. Берәр сәгать шулай үпкәләрне кислород белән туендыргач, кайттык. Үзебез дә ач (Аллага шөкер, ике көн ашыйсы килми яткач, бу инде прогресс), балалар да безне көтеп утырган. Ни дип көткәннәр инде, барыбер бу көннәрдә өстәл янына бергә утырмыйбыз.
Аннары табиб килде. Без эчерә торган даруларны хуплап, кандагы кислород күләмен үлчәп китте. Әлбәттә, космонавт киемендә. Табибларга Аллаһ ярдәм бирсен, берүк авырый гына күрмәсеннәр!
Оятсызларча мин дә үлчәп карарга сорадым, 95 иде бугай, начар түгел, диде. Әтиебезгә бүген бер дусты кислород баллоны китерим, дип шалтырата. Күзләрем яшьләнде. Безнең хәл җиңел әле, урын өстендә ятучылар нишлидер, Алла шифасын бирсен!

 

Редакциядән:

Үзегездә авыру симптомнары сизәсез икән, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үз белдегегез белән дәвалану гомер өчен зыянлы. Айсылу Галиева да шулай дип кисәтә.


Фикер өстәү