Казанда Татарстан Президенты премиясе ияләре бүләкләнде

 

Бүген Казан Кремлендә, Татарстан Республикасында гражданлык җәмгыяте институтлары үсешенә өлеш керткән өчен, ТР Президенты премиясе лауреатларына мактау билгеләре һәм дипломнар тапшырылды. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов бүләкләнүчеләргә актив гражданлык позициясе өчен зур рәхмәтен белдерде. Бу хакта Татар-информ хәбәр итте.

«Республика тормышында хезмәтегез бик зур, киләчәктә дә шулай булыр дип ышанам», — диде Рөстәм Миңнеханов. Ул тантананың  махсус «ТР Иҗтимагый палатасы турында» республиканың беренче законы кабул ителгән көнгә, 13 октябрьгә туры китереп оештырылганын искәртте.

«Конкурста иҗтимагый берләшмәләрнең актив катнашуы сөендерә. Барлык лауреатлар җәмәгатьчелеккә хезмәт итүнең лаеклы үрнәге булып тора», — диде Татарстан Президенты. Ул лауреатларның һәркайсына кыскача бәяләмә биреп, аларның казанышларын атап үтте. Әйтик, Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды советы рәисе Илдар Баязитовның күрү буенча һәм ДЦП диагнозлы инвалидларга Россиядә бердәнбер укыту-тернәкләндерү үзәген ачканын билгеләп узды.

«Марат Ильясов — көчле рухлы кеше. Авариядән соң тулысынча параличланса да, үзенең күнекмәләре нәтиҗәсендә аягына баса. Бүген автор методикасы сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләрне тернәкләндерүдә кулланыла», — диде Рөстәм Миңнеханов. «Татарстан Республикасы ветераннары берлеге» оешмасы рәисе Әхәт Юлашевның укучылар, кадетлар белән шөгыльләнүен, егетләрне Армиягә әзерләү буенча зур эш башкаруын билгеләп узды.

«Федераль татар милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы советы татар халкы яшәгән урыннарда тел, мәдәният һәм традицияләрне саклау юнәлешендә эшли», — диде Татарстан Президенты. «Татарстан Республикасы рус милли-мәдәни берләшмәсе» рус теле һәм әдәбият үсеше өлкәсендә ресурс үзәге булып тора», — диде.

Премиягә, шулай ук, Әлмәт районы ветераннары (пенсионерлары) җирле иҗтимагый оешмасы, «Чудо-дети» дәвалау педагогикасы үзәге» өстәмә белем бирү оешмасы, «НеЗаМи» балаларга һәм инвалидларга ярдәм фонды лаек булды. «Сезнең проектлар зур иҗтимагый әһәмияткә ия. Гражданлык позициясе үрнәге булып тора», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Илдар Баязитов җавап сүзендә фонд эшчәнлеген югары бәяләүләре өчен зур рәхмәтен җиткерде. «Безнең тормышыбыз, язмышыбыз — ул Татарстан, Татарстанда яшәү һәм эшләү — безнең өчен зур горурлык», — дип белдерде. «Федераль татар милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы советы рәисе Илдар Гыйльметдинов бу бүләкнең 40 тан артык автономияне берләштергән күмәк эш булуын билгеләп узды. «Тел мәсьәләсендә әле эшлисе эшләр күп», — диде.

«Я СМОГУ» мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм оешмасы рәисе Марат Ильясов бүләк өчен зур рәхмәтен белдерде. Сәламәтләндерү үзәгенә ремонт ясалганын, ноябрьдә ачылачагын әйтте. «Киләбез, сезнең белән бергә сөенербез. Һичшиксез, барабыз», — дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Ел саен премия җәмәгатьчелек танылуы алган эшчәнлек һәм проектлар, гражданнар җәмгыяте өлкәсендә фәнни тикшеренүләр өчен Россия Федерациясе гражданнарына, социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларына тапшырыла. Гражданнарга 250 шәр мең сумлык өч премия, оешмаларга 400 әр мең сумлык биш премия тапшырыла. 2015 елдан бирле лауреат исеменә 12 җәмәгать эшлеклесе һәм 19 коммерцияле булмаган оешма лаек булган.


Фикер өстәү