Башкортстан мәктәпләрендә вакытыннан алда ике атналык көзге каникуллар башлана

Башкортстан мәктәпләре коронавирус таралу сәбәпле, 17нче октябрьдән ике атналык көзге каникулларга китәчәк.

Башкортстанның мәгариф министры Айбулат Хажин сүзләренчә, республикада 983 балада ОРВИ, 200дән артык балада коронавирус булуы ачыкланган. Шулай ук 150 укытучыда коронавирус табылган. Ә 4800 бала контактта булган дип исәпләнә.

Башкортстанның 29 муниципалитетында (бу республиканың яртысыннан артыгы дигәнне аңлата) хәлләр куанырлык түгел. Шунлыктан биредәге хәлнең кискенләшүе аркасында Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан көзге каникулны бер атнага иртәрәк башларга киңәш ителгән.

— Ике атна белем сыйфатына берничк тә йогынты ясамаячак, — дип белдергән Айбулат Хажин.


Фикер өстәү