Байлар өчен салым арттыруны хуплаганнар

Россия Дәүләт Думасының Бюджет һәм салымнар комитетында еллык керемнәре 5 миллион сумнан артып киткән кешеләр өчен НДФЛны арттыру хупланган. Шулай итеп, мондыйларның кеременә салым күләме 13 процент түгел, ә 15 процент булачак. Бу 2021 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кертелә.

Инде хәбәр ителгәнчә, байларның күтәренке салымыннан кергән акча куркыныч һәм сирәк очрый торган авырулардан интегүче балаларны дәвалауга җибәреләчәк. Шул ук вакытта аларга өстәмә салым декларациясен тапшыру таләп ителмәчәк.  Салым керемнәрен җыю автомат рәвештә хәл ителәчәк.


Фикер өстәү