Суда батмаска, бозга басмаска: Татарстан сулыкларында гомере өзелгән балалар арткан

Быелгы җәйдә сулыкларда һәлак булучылар күп булды. Буа, Кукмара районындагы сулыкларда баткан яшь егетләрнең язмышы хакында «ВТ»да язган идек инде. Олы кешеләрнең күбесе ярамаган җирдә коенып, кайберләре суга салган баштан кереп чыга алмады. Ә менә балаларның үлемен ничек аңлатырга? Быел республика сулыкларында гомере өзелгән сабыйлар саны узган ел белән чагыштырганда 2,5 тапкыр арткан. Хөкүмәт Йортында узган очрашуда бу һәм башка куркыныч саннарны киметү турында сөйләштеләр. Коткаручылар боз катканны көтә.

Узган елның сентябренә сулыкларда дүрт бала һәлак булса, быел батып үлгән сабыйларның саны унга җитте. Гомумән алганда, суда 16 бала баткан. Коткаручылар аларның алтысының гомерен саклап калды.
– Балаларның суда батуының төп сәбәбе – янәшәдәге әти-әнинең, олы кешеләрнең битарафлыгы. Күбесе сабыйларны ярамаган җирдә коендырган, – дип сөйләде Татарстанның Кече көймәләр буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов.
Судагы һәлакәтләр моның белән генә бетми. Быел Татарстанда көймә, катер, гидроцикллардан егылып 8 кеше һәлак булды. Хәтерләсәгез, быелның июль аенда Чулман елгасында 7 кешедән торган гаилә көймәдә баткан иде. Алар белән бер сабый да булган. Билгеле, бу кешеләр берсе дә, шул исәптән бала да коткару жилетыннан булмаган. Дүрт кешелек көймәгә, алты кеше утырып, суга чыкканнар. Көймәләре әйләнеп каплана. Коткаручылар алты кешене коткарса да, йөртүче ир-ат һәлак була.
Судагы һәлакәтләр һава шартларының начараюы, кискен борылыш ясау, исерек хәлдә суга керү кебек сәбәпләр аркасында килеп чыга. 2018 елда һәлак булганнар арасында күбесенчә 50 яшьтән өлкәнрәкләр булса, 2019 һәм 2020 елларда күбрәк 30 – 40 яшьлек кешеләрнең гомере өзелгән. Шуңа да киләсе елның гыйнвар аеннан йөзү кагыйдәләренә, кече судноларны куллану таләпләренә үзгәрешләр кертү планлаштырыла. Ел башыннан кече судноларга утырып суга керүче һәр кешегә коткару жилетын кию мәҗбүри булачак.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре быелга көймәләрне кышка җыеп куярга куша.
Көннәр кызу вакытта, тыелган урында суга керүчеләрнең билгеле инде: эссегә чыдый алмыйлар. Октябрь аенда кешене суга нәрсә кертә? Билгеле, аек кеше бу вакытта суга якын да килми. Эчү харап итә. Мамадыш районында берәү әнә шулай исерек килеш суга керә дә кире чыкмый.
Узган ел Яшел Үзән сулыкларының берсендә баткан, әмма исән калган Рамил Мифтахов, башка гомеремдә дә суга кермәс идем, дип ант итә.
– Дуслар белән бергә җыелдык та су буена киттек. Янәсе, учак ягып җибәрәбез, шашлык кыздырабыз. Суда коеначакбыз. Хатыным, әллә бармыйсыңмы, дип карады. Аны тыңлыйсыңмыни инде ул чакта? Бераз күңел ачкач, суга сикерә башладык. Шунда бер иптәшебез суга керде дә юкка чыкты. Аны коткарабыз дип без дә артыннан кердек. Тик, кызганыч, дустыбызны таба алмадык. Илшат исемлесе, батам, дип кычкырды. Мин шуңа ярдәм итәргә дип йөзеп киттем. Аны килеп тотканым исемдә, аннан соң мин әллә нишли башладым. Көзән җыердымы шунда. Белмим, ничек яр буена чыкканмын? Табибларның тавышына күземне ачтым. Шуннан бирле судан куркып калдым. Шуны аңладым: йә эчмәскә, йә суга кермәскә кирәк икән, – ди ул.
Коткаручыларны исә тагын борчулы көннәр көтә. Озакламый су өсте боз белән капланачак.
– Моңарчы көннәр җылы торды. Төннәрен дә артык салкын түгел иде. Бу атна ахырына температура төшә. Салкыннар башлана. Төнлә һәм кичен су өстенә боз катачак. Шуңа да сак булырга кирәк. Берүк алданып бозга кермәсеннәр иде, – ди Юрий Венедиктов. – Аеруча Казанда бу хәл еш күзәтелә. Кабан күле өстеннән йөрүчеләр дә була. Ярамый! Башка урыннарда боз катламының үлчәме алынса да, Кабанны тикшерүче юк. Тагын шунысын әйтергә кирәк: Кабандагы су кыш көне тиз генә катмый. Башка елгаларга караганда, анда су җылырак тора. Күлгә керергә ярамый дип язу да куелган. Коткаручылар да торачак. Әмма кешеләр үзләре игътибарлы булса иде. Бозга кереп, суда батучылар арасында балалар да бар. Соңгы очрак 2018 елның апрелендә Яшел Үзән районында теркәлгән иде. Анда 13 һәм 14 яшьлек балалар батып үлде.
Сабыйлар үзен суда ничек тотарга кирәклеген беләме? Боз өстенә керү куркынычмы? Коткаручылар ноябрь аенда балалар белән иминлек турында аерым сөйләшмәкче.

 

САН
Ел башыннан Татарстан сулыкларында 103 һәлакәт теркәлгән. 84 кеше, шул исәптән 10 бала үлгән, 56 кеше (шуларның алтысы бала), коткарылган. Узган ел 81 һәлакәт булып, 63 кеше үлә, 44 кешене коткаралар. Тиешсез урында коенып быел 54 кеше батып үлә, шуларның 35е исерек була. Биеклектән егылып 27 кешенең гомере өзелә. 2019 – 2020 елларда боз астына китеп 5 кеше үлә, 87сен коткаралар.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү